«Яктылык» мәктәбе укытучысы Рәхимә Илдус кызы Хайрова «Бөтендөнья татар конгрессы Халыклар берлеге» медале белән бүләкләнде
15-17 апрельдә «Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары «Туган тел» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия конференциясендә катнаштылар. Форум кысаларында татар телен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән мөгаллимнәрне аерым билгеләп, Бөтендөнья татар конгрессы медальләре белән бүләкләделәр.
Бу югары игътибарга Самараның татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Илдус кызы Хайрова да лаек булды — «Бөтендөнья татар конгрессы Халыклар берлеге» медале белән бүләкләнде!

Шушы ук көннәрдә Казанның Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылары берлеге, Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан, «Тукай йолдызлыгы» дип аталган әдәби конкурска йомгак ясады. Бу тантанада да актив якташыбыз Рәхимә Илдусовна мөхтәрәм кунаклар арасында иде. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча ул «Тукай дәресләре» номинациясендә 1 урынга лаек булды һәм диплом, сертификат белән бүләкләде.

Афәрин! Котлыйбыз! Алда да сезгә уңышлар юлдаш булсын, Рәхимә Илдусовна!
«Бердәмлек».
Просмотров: 399






Добавить комментарий