Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр! 1-21 октябрьдә үткәреләчәк XXXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачык!
Әлеге заманча проект даими рәвештә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру аша татар телен саклау һәм үстерү, Интернет челтәрен татар әдәби әсәрләреннән кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баету, татарларда максат кую һәм максатка ирешү күнекмәләрен булдыру, татар халкын берләштерү, аны грамоталы һәм киң карашлы итү, халыкның рухын ныгыту, әдәби җәүһәрләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан үткәрелә.
Әдәби марафон:
- гаиләдә туган (татар) телен сакларга теләгән әти-әниләр һәм әби-бабайлар,
— мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның белем сыйфатын арттырырга теләгән укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре,
— үздисциплинага һәм максатка/уңышка ирешергә өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары, студентлар һәм бизнесменнар,
— китапханәләрдә китап укучылар санын арттырырга теләгән китапханәчеләр,
— Татарстаннан читтә татарларны бергә туплап татар җәмгыятьләренең эш сыйфатын яхшыртырга теләгән татар лидерлары,
— татар телен яхшы ук белмәгән һәм татарча әдәби китап уку аша татар телен яхшырак өйрәнергә теләгән кешеләр,
— халык белән даими эш алып барган һәм халык белән уртак тел табарга теләгән җитәкчеләр, депутатлар, министрлар һәм аларның урынбасарлары,
— татар аудиториясенә якынрак булырга теләгән җырчылар, артистлар, журналистлар, язучылар өчен аеруча файдалы булачак.
Проектта катнашу өчен:
1. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсенә кушылыгыз: vk.com/adabimarathon;
2. 2026 ел Әдәби марафонында катнашу кагыйдәләре белән яхшылап танышыгыз (!!!): tat-i.net/tt/adabi-m…;
3. Смартфоныгызда/компьютерыгызда/планшетта татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция: tat-i.net/tt/node/12), һәрвакыт татар клавиатурасын кулланыгыз, татар телен бозып язмагыз;
4. Түбәндәге исемлектән Әдәби әйдаман сайлагыз һәм аның командасына кушылыгыз (үз төбәгегез Әдәби әйдаманын сайлагыз, төбәгегездән Әдәби әйдаман булмаган очракта башка төбәк Әдәби әйдаманын сайларга мөмкин; үз төбәгегездән Әдәби әйдаман булып та, башка төбәк Әдәби әйдаманын сайлаган очракта, тантанага килү, үз төбәгеңдә бүләкләр алу, якташ язучыгыз белән очрашуларда катнашу һ.б. мәсьәләләрдә Әдәби марафончы үзе җаваплы).
Гариза тапшырганнан соң әйдаманыгыз белән элемтәгә чыгыгыз һәм аның командасы чатына керегез (!). Әдәби әйдаманыгыз сезнең «Әдәби марафон» проекты белән бәйле сорауларыгызга җавап бирәчәк, киңәшчегез һәм фикердәшегез булачак).
5. Әлеге игълан астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп 1 октябрь 23:30 сәг. кадәр «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр(авыл)/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм, бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашып, дусларыгызны да проектта катнашырга чакырыгыз (гариза тапшырганда Әдәби әйдаманнар үз номерларын язалар).
Үрнәк: +37 Лилия Зарипова, 19 яшь, ТР Балык Бистәсе районы.
(ИГЪТИБАР! ҮЗЕГЕЗ ӨЧЕН ГЕНӘ ГАРИЗА ТАПШЫРЫГЫЗ! 13 ЯШЬКӘ КАДӘР/ҮЗ АККАУНТЫ БУЛМАГАН БАЛА ӨЧЕН ӘТИ-ӘНИСЕ, ӘБИ-БАБАСЫ, АПА-АБЫЙСЫ ЯИСӘ ОПЕКУН ГАРИЗА ТАПШЫРЫРГА ХОКУКЛЫ. БУ ОЧРАКТА 21 КӨН ДӘВАМЫНДА ЯЗМАЛАР БАЛА ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК АЛГАН ӘЛЕГЕ КЕШЕНЕҢ АККАУНТЫНДА УРНАШТЫРЫЛЫП БАРЫЛА.).
6. 21 көн дәвамында (1-21 октябрьдә) татар телендә әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2026 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды), әсәр исеме/авторы хэштеглары белән «ВКонтакте» (vk.ru) социаль челтәрендә үз сәхифәгездә урнаштырып барыгыз (Татарстаннан читтә яшәүчеләр китапларны Әдәби марафон проектының партнеры — «Китап Онлайн» (kitap-online.ru) онлайн кибетеннән сатып алып укый ала).
7. Әдәби марафон яңалыклары белән танышып барыгыз (vk.com/tatnet, vk.com/adabimarathon, t.me/adabimarathon) һәм язучылар/шагыйрьләр белән туры эфирда очрашуларда катнашыгыз. 2026 ел ахырында (ноябрь ахыры-декабрь башында) Әдәби әйдаманыгыз белән бергә «Әдәби марафон — 2026″ тантанасына килегез, язучылардан автографлар алыгыз, бергә фотоларга төшегез, яңа китаплар сатып алып кайтып өй китапханәгезне баетыгыз.
Игътибар! Проект белән бәйле барлык рәсми мәгълүмат әдәби әйдаманнарга хәбәр ителә, алар әлеге яңалыкларны үз командасындагы әдәби марафончыларга ирештереп барачак. Гариза тапшырганнан соң әйдаманыгыз командасына керергә онытмагыз!
Сайлау өчен әдәби әйдаманнар исемлеге (әйдаман номеры фамилия алдында язылган):
1. Садыйкова Алсу Рәшит кызы — ТР Яшел Үзән районы, vk.com/id142053236
2. Спиридонова Алсу Сәяф кызы — ТР Мамадыш районы, vk.com/id128667008
3. Айсина Альбина Шәһит кызы — ТР Кама Тамагы районы, vk.com/id139025069
4. Шакирова Әлфия Рәфгать кызы — ТР Азнакай районы, vk.com/id55589081
5. Баһаутдинова Айсылу Разим кызы — ТР Казан шәһәре, vk.com/id67268910
6. Замалеева Гөлия Нәбиулла кызы — ТР Әлмәт районы, vk.com/id140245704
7. Гарипова Гүзәлия Нух кызы — ТР Сарман районы, vk.com/id577044251
8. Игламова Гүзәл Самат кызы — ТР Лаеш районы, vk.com/id89325413
9. Яруллина Рима Радик кызы — ТР Баулы районы, vk.com/id35890640
10. Вәлиева Гөлнара Рәшит кызы — РФ Удмуртия Республикасы Ижау шәһәре, vk.com/id50703807
11. Кильметова Розалия Хафиз кызы — ТР Арча районы, vk.com/id195548187
12. Гайсин Илдар Хамматулла улы — РФ БР Иглин районы, vk.com/id180186093
13. Галиева Алена Миннесаниф кызы — ТР Актаныш районы, vk.com/id414579353
14. Имамиева Диләфрүз Мөхәммәтгалим кызы — ТР Теләче районы, vk.com/id552359504
15. Галиева Чулпан Илсур кызы — ТР Казан шәһәре, vk.com/id229091025
16. Галәветдинова Елена Николай кызы — ТР Питрәч районы, vk.com/id152211344
17. Сафиуллина Әлфинур Габдулла кызы — ТР Балтач районы, vk.com/id433388703
18. Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы — ТР Ютазы районы, vk.com/id32459691
19. Галиева Зөлфия Насих кызы — ТР Балтач районы, vk.com/id840714749
20. Гобәйдуллина Илүзә Фәнил кызы — ТР Әлмәт районы, vk.com/id596155399
21. Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова — Төркия, Анталия, vk.com/id210079532
22. Рахманова-Шәмсуарова Ләйсән Таһир кызы — ТР Лениногорск районы, vk.com/id132818287
23. Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы — ТР Әгерҗе районы, vk.com/id427923147
24. Нургалиева Лилия Валериановна — ТР Кукмара районы, vk.com/id95534396
25. Ибраһимова Элина Марс кызы — ТР Әлки районы, vk.com/id758630601
26. Сурнаева Валентина Анатолий кызы — ТР Кайбыч районы, vk.com/id588150382
27. Вәлиәхмәтова Нурия Закир кызы — РФ БР Туймазы шәһәре, vk.com/id235630519
28. Хөсәенова Нурсанә Илгизәр кызы — ТР Түбән Кама районы, vk.com/id65747450
29. Имадиева Алина Дамир кызы — РФ Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәре, vk.com/id29738631
30. Сәйфетдинова Рәзинә Барый кызы — ТР Яшел Үзән районы, vk.com/id135779151
32. Фатыхова Рәсимә Мөхәммәтхарис кызы — РФ Санкт-Петербург шәһәре, vk.com/id144982562
33. Ибраһимова Роза Рәшит кызы — РФ Саратов шәһәре, vk.com/id770655345
34. Закирова Рушания Вахит кызы — ТР Чистай районы, vk.com/id328909889
35. Тимершина Сәвия Мәлик кызы — ТР Апас районы, vk.com/id99505703
36. Нурыева Сәрия Шамил кызы — РФ БР Мәчетле районы, vk.com/id144813779
37. Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы — ТР Балык Бистәсе районы, vk.com/id166926002
39. Ихсанова Халидә Мөнәвир кызы — ТР Сарман районы, vk.com/id113934355
40. Кадирова Гөлназ Солтан кызы РФ Киров өлкәсе Малмыж районы, vk.com/id788533417
41. Рәсүлева Эльмира Рәис кызы — ТР Әгерҗе районы, vk.com/id73430696
42. Муртазина Венера Хафиз кызы — РФ Ульяновск шәһәре, vk.com/id256861273
43. Маракина Роза Иван кызы — ТР Мөслим районы, vk.com/id199027909
44. Равзутдинова Мөслимә Гәптелбари кызы — ТР Балык Бистәсе районы, vk.com/id62426858
45. Насыбуллина Гөлинә Рафил кызы — ТР Чүпрәле районы, vk.com/id126434582
46. Гатауллина Гөлнара Равил кызы — ТР Казан шәһәре, vk.com/id132855097
47. Низамова Алсу Рәис кызы — ТР Әлки районы, vk.com/id181651150
50. Гайнетдинова Резедә Разим кызы — ТР Яр Чаллы шәһәре vk.com/id113982346
51. Самигуллина Рәзинә Кави кызы — ТР Саба районы, vk.com/id70281569
53. Суфиянова Гөлгенә Әсхәт кызы — РФ ХМАО Когалым шәһәре, vk.com/id71365301
56. Заббарова Гөлнара Рәвгать кызы — ТР Алексеевск районы, vk.com/id11930547
57. Исмәгыйлева Румия Әгъзам кызы — РФ Самара шәһәре, vk.com/id496490148
58. Шәйхетдинова Рәзилә Вахит кызы — ТР Нурлат районы, vk.com/id22306162
59. Гаффарова Наилә Әхтәм кызы — ТР Казан шәһәре, vk.com/id4566427
63. Исмагилова Флүзә Миннегамил кызы — ТР Баулы районы, vk.com/id562965586
66. Минһажева Әлфия Корбангали кызы — ТР Югары Ослан районы, vk.com/id711211702
67. Насырова Диана Фәим кызы — РФ Саратов шәһәре, vk.com/id476654728
68. Талипова Нәркәс Мөкатдәс кызы — ТР Әлмәт районы, vk.com/id221717888
70. Сәгъдиева Рәзилә Фәләх кызы — ТР Түбән Кама районы, vk.com/id143698850
71. Хайрова Рәхимә Илдус кызы — РФ Самара шәһәре, vk.com/id177922791
72. Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы — ТР Арча районы, vk.com/iluzaairat
74. Биктимирова Роза Шамиль кызы — РФ Самара шәһәре, vk.com/id192075850
77. Нәбиева Гөлназ Фарил кызы — ТР Кукмара районы, vk.com/id71420737
80. Фануа Гайнанова — РФ БР Борай районы, vk.com/id619016481
81. Хөснетдинова Эльза Шамил кызы — РФ Ульяновск өлкәсе Барыш районы, vk.com/id33116565
82. Шакирова Гөлсинә Габделбәр кызы — ТР Лаеш районы, vk.com/id504945268
83. Шарифова Элина Зөфәр кызы — РФ Пермь крае Орда муниципаль округы, vk.com/id79968956
84. Шәмсиева Илгизә Альберт кызы — ТР Әлмәт районы, vk.com/id490000263
85. Шумилова Нурҗиһан Азат кызы — ТР Чирмешән районы, vk.com/id870349691
86. Гатина Фәймә Гариф кызы — ТР Аксубай районы, vk.com/id1025018644
87. Гарифуллина Лилия Рәҗгәб кызы — ТР Әлмәт районы, vk.com/id482246515
88. Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы — ТР Минзәлә районы, vk.com/id50888164
89. Мөхәммәтҗанова Гөлнара Ильгизәр кызы — ТР Теләче районы, vk.com/id479810445
Хәерле сәгатьтә!
PS. Гаризалар 1 октябрь 23:30 сәг. кадәр кабул ителә.
Просмотров: 380



Добавить комментарий