Российские и зарубежные богословы высоко оценили былые и современные достижения Казани в области изучения и издания Куръана / Россия һәм чит ил дин галимнәре Казанның Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге элекке һәм хәзерге казанышларын югары бәяләде

ZUgzLj8-PA42keDu-8Mzy5p6PWQwwF1ovadykURuPIhGFXATuG482uSGLpAWYA1qD1SNZsJauttz2zUZWRwGjxvAВ 11-й день месяца раби-уль-ахир (22 сентября), в Казани начала работу XII Международная научно-практическая конференция «Куръан в контексте мировой истории и цифровой эпохи: от рукописных традиций к печатным стандартам». Организатором мероприятия выступает Центр исследований Священного Куръана и Пречистой Сунны Республики Татарстан.

В конференции принимают участие ведущие специалисты по Куръану со всего исламского мира: корановеды, текстологи, каллиграфы и историки из России, Иордании, Бахрейна, Ирака, Йемена, Катара и Египта. В этом году также участвуют академические исламоведы, IT-разработчики и мусульманские религиозные деятели из Чеченской Республики, Республики Дагестан, Москвы, Новосибирска, Екатеринбурга, Читы и других регионов.

Среди почетных гостей мероприятия были Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, исполнительный директор Фонда поддержки развития культуры при Раисе РТ Нурия Хашимова, советник Муфтия Чеченской Республики по делам Священного Куръана, директор Коранического центра «Аль-Джазарий» шейх Саййид-Хусейн Саййид Ибрахими аль-Курейши, шейх Ганим Каддури Хамад (Республика Ирак), Муфтий Центрального Духовного Управления Мусульман Волгоградской области (Волгоградский Муфтият) шейх Бата Кифах Мохамад и др.

Конференцию открыл чтением Куръана потомок Пророка ﷺ, многоуважаемый шейх Маъмун ар-Рави, после чего Муфтий Татарстана, Председатель ДУМ РТ Камиль хазрат Самигуллин совершил ду’а.

Модератором конференции был директор Центра исследований Священного Корана и Пречистой Сунны Республики Татарстан Фарид хазрат Салман.

Камиль хазрат Самигуллин поприветствовал всех участников и подчеркнул важность сохранения духовного наследия татар – традиций коранопечатания. В своем выступлении он процитировал великого татарского поэта Габдуллу Тукая, обратившись к стихотворению «Васыятем»: «Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!», что означает: «Посмотрите, мое сердце наполнено верой и Куръаном». Как обозначил Камиль хазрат, для татарской нации нет личности более значимой, чем Тукай, а потому его слова можно воспринимать как завещание народу. Он также напомнил хадис: «Аллах посредством Куръана возвышает одни народы и принижает другие» (Сахих Муслим, 817). Муфтий рассказал, что Духовное управление мусульман Татарстана уделяет особое внимание корановедению и коранопечатанию в своей деятельности: воспитывает хафизов, издает мусхафы, выпускает смысловые переводы. «Наш опыт востребован за рубежом, а рукописный Куръан называют эталонным. Казанский рукописный Куръан – одно из последних научно-религиозных достижений российской уммы, возрождающее уникальные традиции российско-мусульманской каллиграфической школы», – отметил Муфтий Камиль хазрат.

Далее он кратко ознакомил гостей с казанским рукописным мусхафом: над проектом работала специальная комиссия ДУМ РТ, в состав которой вошли казанские учёные, в том числе хафизы. Хаттатом мусхафа стал татарский каллиграф Артур Писаренко, выпускник Российского исламского института. Комиссию возглавил всемирно известный богослов, потомок Пророка Мухаммада ﷺ шейх Маамун ар-Рави. Проект ДУМ РТ стартовал в 2022 году в рамках Года 1100-летия принятия ислама в Волжской Булгарии в присутствии многочисленных уважаемых Муфтиев России, а вышел в свет в рамках статуса «Казань – культурная столица исламского мира».

Свою высокую оценку казанскому рукописному Куръану дал и шейх Маъмун Рави: он подробно рассказал о ходе работ и богословских особенностях и презентовал свой труд об этом проекте. Книга под названием «Основательное объяснение казанскому рукописному мусхафу» вышла в свет в ИД «Хузур» специально к сегодняшней конференции.

Все спикеры выразили восхищение былыми и современными достижениями Казани в области изучения и издания Куръана.

dumrt.ru

***

Рабигыль-ахыр аеның 11 нче көнендә (22 сентябрьдә), Казанда «Коръән – дөнья тарихында һәм технологияләр заманында: кулъязма традицияләрдән басма стандартларга таба» XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Аны Татарстан Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе оештырды.

Конференциядә бөтен ислам дөньясыннан Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр – Россия, Иордания, Бәхрәйн, Гыйрак, Йәмән, Катар, Мисырдан Коръән гыйлемен өйрәнүчеләрне, текстологларны, каллиграфларны, тарихчылар катнаша. Быел җыенда шулай ук Чечен, Дагыстан Республикаларыннан, Мәскәүдән, Новосибирскидан, Екатеринбургтан, Читадан һәм башка төбәкләрдән академик ислам белгечләре һәм IT өлкәдә эшләүчеләр, мөселман дин әһелләре катнаша.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Чечен Республикасы Мөфтиенең Изге Коръән эшләре буенча киңәшчесе, «Әл-Җәзарий» Коръән үзәге директоры шәех Сәййид-Хөсәен Сәййид Ибраһими Әл-Корәйши, шәех Ганим Каддури Хамәд (Гыйрак Республикасы), Волгоград өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте (Волгоград мөфтияте) Мөфтие, шәех Бәта Кифах Мөхәммәд һ. б. бар иде.

Конференцияне Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, мөхтәрәм шәех Мәъмүн әр-Рави Коръән укып башлап җибәрде. Аннан соң Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Җыенны Татарстан Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән алып барды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, чарада катнашучыларны сәламләп, татарларның рухи мирасын – Коръән басу традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Васыятем» шигырендәге «Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!» юлларын китереп, аларның “Күрегез, күңелем иман һәм Коръән белән тулган” дигән мәгънәдә килүен белдерде. Мөфти татар халкы өчен Тукайдан да олырак шәхес юклыгын, аның бу сүзләрен милләтебезгә васыять итеп кабул итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте.

Ул шулай ук “Аллаһы Тәгалә Коръән сәбәпле кавемнәрне күтәрә, һәм калганнарының дәрәҗәсен төшерә” (Сахих Мөслим, 817) дигән хәдисне искә төшерде. Мөфти Татарстан Диния нәзарәтенең бүген Коръәнгә бихисап хезмәтләр куюы: хафизлар тәрбияләве, Коръәнне әзерләп бастыруы, аны тәрҗемә итүе хакында сөйләде. “Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, ә безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар. Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза”, – дип билгеләп үтте Мөфти.

Алга таба ул кунакларны Казан кулъязма Коръәне белән кыскача гына таныштырып үтте. Проект өстендә Казан экспертлары: Нәзарәтнең хаттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе эшләде. Мүсхәфнең хаттаты – Артур Писаренко, ул Россия ислам институтын тәмамлаган. Комиссияне дөньякүләм танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави җитәкләде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте проекты 2022 елда Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу елы кысаларында Россиянең күпсанлы мөхтәрәм Мөфтиләре катнашында башланып китте, ә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында дөнья күрде.

Казан кулъязма Коръәненә югары бәяне шәех Мәъмүн әр-Рави да бирде. Ул эш барышы һәм мүсхәфнең дини үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде, һәм бу проект хакындагы хезмәтен тәкъдим итте. Аның “Казан кулъязма мүсхәфенә төпле аңлатма” дигән китабы махсус бүгенге конференциягә турылап “Хозур” нәшрият йортында басылып чыкты.

Барлык чыгыш ясаучылар Казанның Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге элекке һәм хәзерге казанышларын югары бәяләде.

dumrt.ru

Просмотров: 352

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>