Форумда катнашкан Самар хатын-кызлары: “Төбәгебездә “Ак калфак” җәмгыятенең бүлекчәсен ачарга кирәк”, — дигән уртак бер фикергә килделәр

1-DSC_0086Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Самар өлкәсеннән дә чарада бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 

Ике көн дәвам иткән форумның җитди сөйләшүләргә, чыгышларга каралган пленар утырышы 16 майда үткәрелде. Ул Камал театрында башланып, төшке аштан соң Фәннәр академиясендә дәвам итте. Биредә дөньяның төрле илләреннән килгән хатын-кызлар милләт язмышы, гаилә учагы, бала тәрбияләү, туган тел мәсьәләләре хакында фикер алышты. Чыгышларны Казан вәкилләре дә, чит төбәкләрдән килгән ханымнар да ясады.

Форум барышында Камал театры фойесында татар милли киемнәрен, бизәкләрен тәкъдим итүче күргәзмә дә эшләде. Делегатларның да милли калфаклардан һәм күлмәкләрдән булулары чараны тагын да ямьләндерә төште.

1-DSC_0021

Самарлылар кабатланмас талант иясе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән.

1-DSC_0026

DSC_0028

DSC_0087

DSC_0047

DSC_0049

DSC_00541-DSC_0051

Пленар утырышта Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул, форум оештырылу уңаеннан, дөньяның 19 иленнән ерак араларны якын итеп килгән хатын-кызларны Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән котлап, аларга чын күңелдән нәтиҗәле эшләр, уңышлар теләде, форумга килергә җай тапканнары өчен рәхмәтен җиткерде.

Бүгенге чара аеруча әһәмиятле, форумда күптән түгел Ватаныбызга кушылган Кырымнан да зур делегация катнаша. Татар дөньясында хатын-кызлар һәрвакыт ирләр белән бер дәрәҗәдә булган, борынгы чорларда ук, ир балалар белән беррәттән, кызларны да укытканнар, туташларыбыз XIX гасырда хәтта Сорбоннада белем алганнар. Татар мөгаллимнәре зур батырлык күрсәтеп, мәктәпләр ачкан, милләт мәнфәгатьләрен яклаган. Австралия, Казакъстан, Кытай, Финляндия һәм башка илләрдәге бу традицияләрне дәвам итеп, мәгърифәтчеләребез белем бирү йортларына җитәкчелек иткән. Һәр ир-ат өчен хатын-кыз – дөнья яме. Сез гаиләнең терәге дә, якты чыганагы да. Бүгенге дөньяда милләтне яшәтү, саклау, үстерү – сезнең йомшак кулларыгызда”, – дип хатын-кызлар форумына ямь өстәде Дәүләт Советы Рәисе.

DSC_0056

DSC_0058

Төп доклад белән ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Ул форумны оештыру мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Оешма рәисе докладында татар халкы кичергән яңарыш чорлары тарихына күз салды. Татар хатын-кызлары хәрәкәтләре, XIX гасыр азагы-XX гасыр башында мәйданга чыккан татар хатын-кызларының икенче яңарыш хәрәкәте турында сөйләде.

- Узган гасырның 80нче елларында Казанда татарча сөйләмне ишетми идек. Ә хәзер рәхәтләнеп үз телебездә гәпләшәбез, үз җырларыбызны җырлыйбыз. Театрларыбыз да милли каһарман образларын сәхнәләштерә башлады. Р.Зәйдулланың “Үлеп яратты”, М.Маликованың “Соңгы риваять” спектакльләрендә тарихи хатын-кыз шәхесләребез яңадан мәйданга чыга. Кол Шәриф мәчетенең балкып торуына гына игътибар итегез. Борынгы Болгар җирләре ничек торгызылды. Боларның барысын да яңарыш чоры дими, ни дисең?! Ә хатын-кызларыбыз һәрвакыт алгы сафта. Безнең милләт мәсьәләсе, милли мәсьәләләр күбрәк дәүләт җилкәсендә һәм алар ишетерлек итеп нәкъ менә хатын-кыз аша үтә, дип уйлыйм. Бер-беребезгә карата булган хөсетлектән арыныга кирәк безгә”, — диде Кадрия ханым.

“Безнең алда зур бурычлар тора: безнең яшәешебез Яңарыш чорына туры килгән икән, ул, үз чиратында, безгә бурычлар да йөкли. Милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылган”, — дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова татар хатын-кызларына.

Ул милләт үсешенә аяк чалучы күренешләр турында сөйләп, күп кенә уңган татар кызларының башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгуына карата борчылуын җиткерде. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә балаларның ачыргаланып язган фикерләренә мисаллар китерде.

Моннан тыш, Кадрия Идрисова баланы ана карыныннан ярып алу киң таралуын билгеләп үтте. “Һәрберебез яхшы аңлый, Аллаһ тарафыннан һәр баланың табигый туу вакыты билгеле. 80 нче елларда бер генә бала ярып алынса да, барыбыз да хафага төшә идек. Хәзер моның өчен махсус чиратка язылалар, билгеләнгән көнне баланы ярып алалар. Былтыр бала тудыру йортларында уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, беренчесендә 32, икенчесендә 42, өченчесендә 37 процент бала ярып алынган, ягъни бала дөньяга табигый юл белән аваз сала алмаган”, — дип белдерде ул. Шулай ук баланы күкрәк сөте белән имезмәүче аналарны тәнкыйтьләде. “Бала хакына кереп, Ходай биргән сөтне сабый авызыннан өзеп алу бәрабәренә ирешелгән матурлык кемгә кирәк! Баланың ике яшькә кадәр имезү – фарыз, моны белмәү генә гөнаһ кына түгел, җинаять!” — дип кистереп әйтте Кадрия ханым.

Ул хәзер кендек бавы дигән әйбернең кадерсезлеген билгеләп узып, ана белән баланы тоташтырып торган бу бауның элек кадерле әйберләр янына салып төреп куелганын искәртте. Элеккеге йолаларның тагын берсе – бәбинең беренче тапкыр чәчен алгач, көмешнең шул чордагы бер грамм бәясен чәч авырлыгына тапкырлап, шул акчаны мохтаҗ кешеләргә сәдака итеп бирү тиеш саналган. “Кызганычка каршы, күп йолалар онытылып бара”, — дип борчылуын җиткерде Кадрия Идрисова.

Аның әйтүенчә, балага исем кушу да зур роль уйный. “Аллага шөкер, күп кенә яшьләр исем кушуга игътибар белән карап, балаларга мәгънәле исемнәр бирә башлады. Исем гомер буе кешене җисеменә тәңгәл килеп озата бара, исем яшәешкә дә йогыны ясый. Исемне әйткән саен, җисеменә шул исемнең мәгънәсе йога бара”, — дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Яр сайлау мәсьәләсенә тукталып, докладчы Татарстан авылларында өйләнмәгән егетләр күп булуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, “Ак калфак” оешмасы элеккеге димчелекне кайтару юнәлешендә эшләргә тиеш.

“Мөхтәрәм хатын-кызлар! Мин сезне юртак ат итеп күз алдына китерәм, йөгәннәрегезне тарткалап, омтылышлы адымнарыгызга комачауламасыннар иде. Төбәкләрегездә хатын-кыз оешмалары булдырыгыз! Изге эшләр дәвамлы булсын иде!” – дип төгәлләде оешма рәисе чыгышын.

“Тулы канлы милли тәрбия, татарның традицияләренә нигезләнгән тәрбия системасы яңадан торгызылмаса, балалар туган телне белми, катнаш никахлы гаиләләр арта, тел бетә дип зарланудан уза алмаячакбыз, ә зарланып утырырга вакыт калмады. Яки без шуларны хәл итәбез, яисә үзебезнең булдыксызлыгыбызны танып кул куярга мәҗбүр булып калабыз”, — дип БТК БК рәисе Ринат Закиров дилеммага игътибарны юнәлтте.

Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы белән.

Самарлылар Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы белән.

Төркиядән килгән “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы үз чыгышында Төркиядә укучы татар яшьләре белән оештырылган чаралар хакында әйтеп китте, Татарстаннан килеп, татарча белмәгән укучыларның да татар телендә чыгыш ясаулары хакында сөйләде. Аның чыгышыннан соң  бер минут тынлык игълан ителеп, Төркиянең шахтасында  һәлак булганнарны искә алдык.

Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче татар гимназиясе мөдире Кәмәрия Хамидуллина чыгышында татар телендә укыту фәннәрне үзләштерүгә ярдәм итүе, БДИны бирүгә комачауламавы хакында гимназия мисалында сөйләде (КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»). Русия җирлегендә милләтне саклау милли мәктәп аша гына булуын ассызыклады. “Бүгенге форумның карарына алдагы елларда милли мәктәп идеясен тулы көченә күтәрү бурычын язарга тәкъдим итәм. Россиядә милләтне саклау юлы бер генә, ул — милли мәктәп аша. Әлеге бурычны тормышка ашыру буенча киң эш җәелдерергә кирәк. Бу нәкъ менә хатын-кыз эше””, — диде Кәмәрия Хамидуллина.

DSC_0060

Татарстанның атказанган укытучысы, Мәскәүнең 1186 нчы номерлы этно-мәдәни татар компоненты буенча укыта торган мәктәп директоры Лемма Исхакова Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртүче әлеге уку йорты турында сөйләп үтте.  Ул башка мәктәпләр һәм этно-мәдәни компонент буенча укыта торган үзәкләр өчен методик база буларак кулланыла. Тәҗрибәләрен камилләштерү өчен монда Россиянең башка төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән үк киләләр. 2006 елда әлеге белем йорты инновацион мәгариф программаларын үзләштерү буенча уку-укыту учреждениеләре арасында уздырылган бәйгедә җиңеп чыккан, «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия президенты премиясе лауреаты булган.

Әлеге мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе — татар халкының мәдәниятен, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм яңарту. Мәктәптә музей һәм китапханә бар. Уку йорты каршында шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл дә ачканнар. Балалар бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри, мәктәп театрында спектакльләр куя, «Татар глобусы» газетасы чыгара. Биредә еш кына татарның күренекле шәхесләре, мәдәни һәм фәнни эшлеклеләре белән очрашулар уза. Мәктәп укучылары Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында да актив катнаша.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Лена Колесникова өлкә хөкүмәте һәм губернаторы ярдәме белән ел саен  ТВ, газета, радио буенча бөтен Чиләбе өлкәсен дер селкетеп, һәр татарга: “син татар” дип, бүтән милләтләргә әзрәк көнләшү хисе өстәп торган “Татар кызы»  бәйгеләрен уздырулары хакында сөйләде. Бәйгенең төп максаты – татар туташ һәм ханымнарының милли үзенчәлекләрен, бай рухи дөньясын, эш сөю, тышкы һәм эчке матурлыгының гармониясен пропагандалау, татар хатынының күркәм сыйфатлары аркылы, гомумән, татар халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Марат Башаров, Вячеслав Зайцев, Надежда Бабкина кебек күренекле шәхесләр килә. Бәйгедә катнашкан кызларга мул-мул призлар бирелә, әнә 2012 елны Эльза Галләмова өр-яңа “Шевроле” машинасына лаек булган!

Бер карасаң, бу — чираттагы “шоу” гына кебек. Ләкин хикмәт менә нәрсәдә: татар кызларының берничә ай буе өлкә шәһәр-авылларында төрле-төрле конкурсларда (җыр-бию генә түгел, ә күбесенчә өй эшләре, бакчачылык, терлекчелек, спорт һәм – игътибар! – туган телне белү буенча) катнашуы көн саен гаммәви мәгълүмат чаралары аркылы бөтен Уралга яңгырап тора. Хәтта моңа кадәр “татар” сүзен ишетмәгән кеше дә бу айларда татар гореф-гадәтләре, теле, дине, сәнгате белән кызыксынмый кала алмагандыр. Ә бит кызыксынудан – белергә теләү, белүдән – аңлау туа.

- Соңгы вакытта Уралда татар теленә, татар мәдәниятенә тартылу көчәя сыман: татар классларында, түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арта, — дип сөйләде Лена ханым.

Ә менә татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, «Урал артында татар милләте беткән, татарларның 80-90 проценты катнаш никах белән яши. Милләттәшләребез татар телен белмиләр, динне тотмылар. Аларга инде берни ярдәм итә алмас».

Шуңа да Фәүзия ханым Идел буенда яшәүче татарлар белән эшләргә кирәк, дип саный һәм дүрт юнәлеш тәкъдим итә:

- Без инде 20 ел буена биибез дә, җырлыйбыз! Әлбәттә, бу җиңел. Тик болай гына без татарлыгыбызны саклап кала алмаячакбыз! Безгә социаль юнәлешне үстерергә кирәк: ташланган татар әби-бабаларыбызны, сабыйларыбызны карарга, аларның проблемаларын чишү юлларын эзләргә.  Фән юнәлешен  кузгатырга — татар авылларының тарыхларын өйрәнергә, музейлардагы татар компонентын арттырырга. Өченче юнәлеш — динебезне сакларга. Дүртенчесе — сәясәттә үз урыныбызны алырга кирәк, — ди ул.

Милли кием дизайнерлары тамашачыларга заманча яшьләр киемнәре тәкъдим итте. Аларның төп максаты — татар милли киемен заман таләпләренә яраклаштыру, татар милли мотивлары белән заманча кием үрнәкләре булдыру һәм җитештерү.

DSC_0062

Милли кием дизайнерлары тамашачыларга заманча яшьләр киемнәре тәкъдим итте.

DSC_0066

DSC_0068

DSC_0070

DSC_0071

DSC_0072

DSC_0073

DSC_0074

DSC_0075

«Милләт аналары” тарихи-документаль һәм биографик җыентык авторы Альта Мәхмүтова үзе туплаган китап турында сөйләп үтте.  Бу басмада татар җәмгыятендә туган җәдитчелек идеологиясе нигезендә 19-20 гасыр кисешендә хатын-кыз иреге өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән берничә хатын-кызның тормыш юллары һәм эш-гамәлләре хакында сүз бара.  20 гасырның беренче чирегендә татар җәмәгатьчелеге тормышында хатын-кыз мәcьәләсенең алгы планга чыгуы карала, хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә.

Форумда шулай ук  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлекләре рәисе Наилә Җиһаншина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Нурия Беломоина, җәмәгать  эшлеклесе Әлмира Идиятуллина, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова,  Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты,  «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Мәскәү бүлекчәсе рәисе  Наилә Фәтихова, күптән түгел Ватаныбызга кушылган Кырымнан килгән ханымнар, безнең төбәктән - Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы рәисе урынбасары, Гали авылы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова чыгышлар ясадылар. Кәүсәр ханым уникаль тәҗрибә туплаган туган авылы, галилеләрнең төрле тармакларда эшләүләре хакында сөйләде.

Пленар утырыш ахырында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының резолюциясе кабул ителде, форумның 30 хатын-кыздан торган иҗтимагый советы  булдырылды. Якташыбыз Кәүсәр апа Шәйхетдинова аның составына кертелде!  Совет рәисе итеп ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова билгеләнде. Мондый эчтәлектәге дөньякүләм очрашулар ел саен оештырылачак, дип белдерделәр.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының кабул ителгән резолюциясенең бер бүлегендә «Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмаларына хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә игътибарны көчәйтергә, яңа хатын-кызлар оешмаларын булдырырга», диелгән. Без дә форум барышында Самараөлкәсендә дә «Ак калфак» җәмгыятенең бүлекчәсен ачарга кирәк, дигән уртак бер карарга килдек һәм бу уй-фикерләребезне Кадрия ханым Идрисовага да җиткердек. Ә ул үз чиратында бу башлангачны һәрьяклап хупларга, ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

1-DSC_0084

Самарлылар Кадрия ханым Идрисова белән.

1-DSC_0086

DSC_0136

“Ак калфак”  татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы хәзерге вакытта Татарстан Республикасының 43 районында, 6 шәһәрендә оешмалары бар, Россия Федерациясе милләттәшләр тупланып гомер итүче төбәкләрендә – 56, чит илләрдә – 8.

1-DSC_0080

Гүзәл затларны ир-атларга караганда көчлерәк, диләр бит. Алар  тәвәккәллек, түземлек, югалып калмау, үҗәтлек белән барыбер теләкләренә, үз дигәннәренә ирешүчеләр. Тик шунысы кызганыч, Самар өлкәсендә татар хатын-кызларның эшчәнлеге бүген башлангыч дәрәҗәсендә генә, иҗтимагый-сәяси көч булудан бик ерак!

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» татар-мөселман хатын-кызлары оешмасына килсәк, анда күбрәк догалар өйрәнүгә генә игътибар бирелә, татар хатын-кызларыбыз алдында торган проблемаларга системалы караш җитми.

Кызганычка, бүген өлкәбездәге татарлар арасында оешканлык сизелми. Бәлки, бу очракта, чыннан да, сәясәткә дә, җәмгыятькә дә тәэсир итә алырдай татар хатын-кызларыбызның оешмасы җитешеп бетмидер? Аны төзеп була, әлбәттә, моныңөчен шәхси мәнфәгатьләребезне, амбицияләребезне генә читкә куя белергә генә кирәк.

Минемчә, Самарада да, өлкәбездә дә актив татар хатын-кызларыбыз бар. Шулар арасыннан берсе калкып чыгып, үзе тирәсенә башкаларны да  тупласын иде. Миңа калса, бер шарт та куярга кирәк —  булачак оешманың җитәкчесе бәйсез һәм үз сүзен туры итеп, үз фикерен кистереп әйтә алырлык, бөтен проблемаларга, вазгыятькә карата киң фикер йөртә белүче шәхес булсын иде, өстәгеләр кушканнарын башкаручы ханым гына булып калмасын иде ул…

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

ДӘВАМЫ БАР

БУ ТЕМАГА:

Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды / 500 делегатов съехались в Казань для участия во II Всемирном форуме татарских женщин

* * *

КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»

* * *

Мөхлисә Бубый образы — татар хатын-кызлары өчен якты үрнәк

* * *

“Сөембикә” журналы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте (ВИДЕО)

* * *

Фаузия Байрамова: «20 лет пляшем, танцуем… Это, конечно, легко. Но татарский народ так мы не сохраним» (АУДИОЗАПИСЬ)

* * *

 Выступление председателя исполкома Конгресса татар Челябинской области, депутата Законодательного Собрания Лены Колесниковой на Втором Всемирном форуме татарских женщин о ежегодном региональном конкурсе «Татарочка» (АУДИОЗАПИСЬ) 

* * *

 

Cамарлылар Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы белән.

Төркиядән килгән Гөлтән Ураллының татар хатын-кызларының дөньякүләм форумынданда ясаган чыгышы (АУДИОЯЗМА)

Просмотров: 3530

9 комментариев

  1. АТКА ТАТАРЛАР ХЫЯНӘТ ИТТЕЛӘР!!!
    Атлар Татарны батыр итте, саклады! Татар халкы гомер-гомергә ат асраган! Хуҗалыкта зур ярдәмче дә, туйдыручы да булган ул! Сабан туйлары ат чабышыннан башка узмаган. Сәфәрга чыкса да, яуга китсә дә, татар кешесе атта булган! Чын Татар аты булмаса, безнең милләт юкка чыга!

    “Кайда гына йорми, ниләр курми
    Ир-егеткәй белән ат башы!”
    Дигән җыр юктан гына килеп чыкмаган.

    Бия сөтөннән кымыз, эремчек, корт ясаганнар. Кымыз сусауны баскан, егәрлек өстәгән. Иң мөһиме, Татарлар ашказаны җәрәхәтеннән җәфаланмаган, туберкулез белән авырмаган. Чөнки кымыз эчкән. Кымыз туберкулез “Кох таякчыкларын” нейтральләштергән, иммунитетны ныгыткан. Ат атланып йөргән Татар ирләре простатит белән дә авырмаган!!!
    Заманалар узгәрде, Татарлар ат асраудан читләштерды коммунистлар. Милли узәнчелеген югалту белән бергә, аттан йөз чөергән Татар халкы вагайды, ашкайнату системасы авырулары, “туберкулез,простатит” белән еш авырый башлады!!!
    Хэзер Татарстан “туберкулез” һәм ашкайнату системасы авырулар буенча алдынгы урында. Тубдиспансерлар авырулар белән тулы!
    Татарга акылына килеп, дуңгыз итеннән баш тартырга, “Татар пародасына” ат асрый башларга, кымыз эчәргә, эремчек, корт ашарга кирәк. Мәскәу янында хәтта руслар да ат асрый башладылар, кымыз эчәләр. Татарстанга кымыз китерә башладылар тубән сыйфатта. Ә Башкортстанның санаторийларында чирләгән кешеләрне кымыз белән дарулыйлар. Бакча йортындагы балаларга да кымыз эчертәләр.
    Буген Татарстан дуңгыз ите һәм аракы җитештерү буенча беренче урынга чыкты. (Уз җиреңне һәм уз халкыңны шулай “яратырга” кирәк бит!). Татар җирендә дуңгыз асрау ул бөтенләй хилаф гамәл. Дуңгыз асраган Татар узен, балаларын нәҗесләү белән бергә куршеләренә дә зыян сала. Дуңгызда дәвага бирешми торган 40 авырулар бар. Шуңа күрә тизәген хәтта ашлама итеп кулланмыйлар, ә дуңгыз асраган җир озак еллар эшкә яраксыз була. 200 ел җирне мәсхәрә итә. Дуңгыз асраган Татар мусульман беркайчан бай булмас, ә бәлә-каза булыр! Татарлар чума Африкан белән чирләрләр!!!
    Иң аянычлысы шул: Татарны ат асраудан коммунист Миллиоратор шах Али туктатты! Якутия и башиштяки в лидерах по поголовью лошадей!!! Атка ул узе хыянәт Татарстанда итте. Татар телен устермаде мыскыл итты! А Руслар украинада тыль эчен кряша! ! Татарны талады «Ваминблян» туганары блян! Ат асрый башларга кирәк безгә! Славный Туркменский народ героическими усилиями сохранил Реликтовую породу лошадей «Ахалтекинскую»! Для человечества! Которая могла исчезнуть на всегда! Которую коммунисты постановили искоренить и стали как сырье поставлять на мясокомбинаты! А заставили устерерга дунгызны!!! Туркменам повезло, потому что у них не было миллиоратора Шах али! При съемках фильма Война и мир С. Бондарчуком было покалечено более2000 лошадей! И много участников в массовках!

    Татарлыктан Татар һич гарь итәрме,
    Кеше исмене инкяр итәрме.
    Татарлыкта Татар углыТатармын,
    Татар тугел димә – башың ватармын!!!
    Дәрдемәнд – Рамиев!

    Дәрдемәнд миценат булды, атларны асрады, грампластинкалар, коранны бастырып чыгарды, мәчетләр төзеде. Ул хәл революциягә кадәр булды. Л.Н.Толстой кымыз ясады Ясная Полянада, Гавриил Державин да кымызны эчте!

    Толк будет у Татар а «бестолочь» останется!!!

    Хисматулин.Татарстан.

  2. БОЛГАРЫ ИЛИ ТАТАРЫ ? !!!

    Булгары тюркского происхождения! Прежде были язычниками! Ареал проживания был в Волжска — Камском регионе и пред Уралье! Жили в небольших селениях! И вели полукочевой образ жизни! Ловили, рыбу занимались земледелием и скотоводством! Воевали с хазарами, варягами, уграми, ушкуйниками! Язык Булгарский сохранился у Чувашей! Так как они единый народ! И остались носителями Булгарского языка Чуваши до сих пор!
    В 922г приняли ислам от Багдадского халифата!
    Были вынуждены принять ислам, который проник уже на Волгу! Чтобы предотвратить шатание и разброд, и отток в другие религии! В иудаизм и хрестьянство! Исламский дух был не устойчивый до конца «Меркантильный» аморфный! В Биляре и Булгаре рядом с мечетью стояли церьквии православные и практиковали языческие обряды! Были так же армянские церьквии и еврейские синагоги! Досих пор в поселении Булгар на сооружении красовалась шестиконечная звезда Давида! Теперь старательно стыдливо замазанная в наше время Булгаристами! Тем самым унижая евреев! Поселение Булгар было небольшое обнесенное деревянной изгородью! Не заботились, о безопасности были беспечны! А Русские города все имели крепостные стены!
    На востоке было древнее государство «Тартария!, которая пришла в упадок и распалась! На севере Китая и Азии кочевали разные племена в томчисле многочисленные разрозниные Татарские племена! Которые воевали враждовали между собой! Тогда еще не было Монголии! Враждующие племена обьеденил Чингисхан! Он был выдающийся Татарин! Был блондин и синеглазый! В войске было подавляющее большинство Татар! Которые стали впоследствии доминировать после смерти Чингисхана! Язык стал официальным «Татарским» не «Монгольским»! Завоевав Китай стали брать в жены императорских дочерей, наложниц, как трофей! Пошли даже узкоглазые дети! Тенгризм стал вытесняться постепенно «исламом» и Татарами! После завоевания средней Азии! Стали погибших своих воинов хоронить, а не сжигать, как при Тенгре! Затем двинулись войска Батыя на запад в 13 веке! Предварительно вытеснив, загнав монгол на их территорию! И стал Баты самостоятельным ханом Золотой орды! На пути, которых была Волжская Булгария! Небольшие отряды разведывательные вторглись в булгарию и потерпели поражение! После этого началась война жестокая полномасштабная! Пленных не брали, убивали всех ни щадя, ни кого! За отказ здаться! И мстили за погибших Татар! Город Биляр был полностью уничтожен с жителями и стал пустыней! Булгария обезлюдила и исчезла как государство на Волге на всегда! В те времена по закону войны не покорные города уничтожались полностью! Жители Булгарии были уничтожены, рассеяны, остатки пополнили, Чувашский этнос добровольно крестившись! И многие Булгар в панике бежали в Болгарию к братьям христианам! Аристократия с челядью и слугами бежали в Киев и спешно с “остервенением” добровольно крестились разбивая лбы в кровь на паперти! То же самое добровольно крестились муллы продажные в Болгарии! И молились на памятник «Аспаруха», вырубленного в скале! И в дальнейшем были ассимилированы, христианизированы и утратили язык! В православной епархии есть икона святой БУЛГАР!!! Который ездил с казаками и стрельцами по Казанской губернии и силой крестил Татар и отбирал детей в монастыри! В стычке был убит и причислен в клику Святых мучеников православной церьквии! Усердие было оценено! Не поленитесь Булгаристы проверти! Теперь фуфловые Булгаристы не будьте предателями! На мечеть Булгар в Казани! Надо повесить икону святого Булгара! И проводить службу на Булгарочувашском языке, а не Татарском! И все ансамбли Булгар в Татарстане должны проводиться на Чувашском языке! И это будет справедливо, не будет дискриминация Булгарочувашского народа! Ведь вы с «остервенением»
    пропагандируете Булгаризм анти Татарский и анти Российский! Подрываете «Бирлик» Татарского народа! И это будет справедливо! Завоевав, Булгарию двинулись, на Русь! Бату хан, с Татарами захватив городок Булгар перебил всех жителей! То же самое проделал шлеп нога Тимур! И сделал столицей «Золотой орды»! Татары захватили Киев, и осевшие Булгары снова бежали в Болгарию! Попутно Татары основали г. Харьков! Затем продажная Болгария была завоевана Турками! 500 лет была в составе Турции! Россия мечтавшая завоевать Стамбул пролив Босфор, освободила попутно Болгарию! Продажная подлая поскудная Болгария отплатила черной неблагодарностью России! Турция от истребления спасла, приняла беженцев и белую армию Врангеля с Крыма! И первая признала молодую Советскую власть! В наше время Турция не поддержала санкции против России! А Болгария всех беженцев, офицеров, дворян, казаков, татар, «изгнала» со своей земли! До сих пор стыдливо замалчивается коммунистами! Как говорит В. Жириновский! Напала на Сербию и была союзником в первой мировой войне против России! Во второй мировой войне были союзниками фашистов! Пленных Татар и Турок кроме Чувашей расстреливали Болгары! И теперь санкции поддержали болгары против России! Булгары были злейшими врагами России Турции и Татар! Хотя при Советской власти были обласканы! У них были привилегии как у Кубы! С печальным названием связанный Булгар! Произошла, трагедия в Татарстане! Теплоход Булгар утопил 209 невинных людей! Это знамение Аллаха, который показал что мы Татары, а не Булгары! Это ответ аллаха Булгаристам! Кто конечно хочет слышать! На Евровидении Россию представляла наша Дина Гарипова! И против Дины и России контр агитацию оголтело открыто вел Ф. Киркоров Болгар! Этот предатель развратник паразитирует в России! Он так же оскорбил бестактно Армянскую журналистку! Eсли бы Филипп оскорбил Чеченскую девушку, то и в Болгарии его достали бы! Теперь ТНВ в Татарстане не возможно смотреть! Все с отвращением отключают канал! Тотально издеваясь, показывают клип «Булгар радиосы»! Это как же можно ненавидеть свой Татарский народ! И одевать на него Булгарский намордник! С отвратительными жуткими страхолюдами! С накрашенными губами, который разевает пасть с остервенением! Какое может быть «Булгар радиосы» в Татарстане, одурели наверно? Должно быть ТАТАРСКОЕ РАДИО И ТОЧКА!!! Опомнитесь Татары Манкурты!!! Избавляться надо от Миллиоратора шах Али!!! Надо пример брать у Русских они умные пассионарные, чем наши руководители республики! Полянское, Древлянское, Зырянское, Славянское,Украиеское радио! Русский патриот ни когда не назовет! А «Русское радио»! И даже башкиры не назвали свое радио «ИШТЯК»!!!
    И депутаты Татарстана не Пассионарные!!!
    «ТОЛК БУДЕТ У ТАТАР А БЕСТОЛОЧ ОСТАНИТСЯ»!!!
    Я помню!!!

  3. Бик эчтәлекле итеп, барысын да тәфсилләп, форумдагы мәсьәләләрне ачык, матур итеп яктырткансың, Римма! Афәрин!Игътибар белән, чын күңелен биреп укыган һәр кеше өчен тирән мәгълүмат биргәнсең.Бигрәк тә яшьләрнең игътибарын юнәлтергә кирәк:гаиләдә бала тәрбияләү, гаиләнең ныклыгы өчен тырышу хатын-кыз җилкәсенә төшә бит.

  4. Гузель Сафина, Фания Хакимова, Сания Каюмова, Наиля Сабирзянова, Эльмира Шавалеева — хорошие кандидатуры.

  5. Харида апа Дашкина яркая ,харизматичная , имеющая свое мнение женщина. Только такой быть опасно у нас .Такие не нужны татарским «лидерам»

  6. Ирлэр махсус аяк чалмасалар,хатын-кызлар куп нэрсэгэ сэлэтле.
    Э аяк чалсалар,хатынннар тагын да тырышып эшли башлыйлар. Анысын да истэн чыгармагыз.

    Татар хатыны
    Түземлекләр җиткәч чигенә,
    Сынау килгәч туган иленә,
    Килеп басты татар хатыны
    Көрәш сызыгының чигенә,
    Ак яулыгын салып иңенә.
    Килеп басты чишмә буеннан,
    Чиләкләрен ташлап иңеннән,
    Килеп басты яшел болыннан,
    Килеп басты алда иреннән.
    Аумасын дип, биек манарам,
    Терәк булыйм диеп аңарга,
    Ялкын булып үзе янарга,
    Ватанына кайнар сүз бирде,
    Сокландырып бүген һәр ирне.
    Күкрәгенә кысып Иманнын,
    Җиңеп чыгарына инанып,
    Йолдыз булып үзе атылды,
    …Халык диңгезнең төбеннән
    Берәмтекләп, сөеп җыелган
    Сөембикәләре милләтнең
    Кан-көрәштө күпме җуелган…..
    Исемнәре җырга уелга.
    Энҗе калфак, көмеш беләзек.
    Калын толым, нечкә бил-нәзек,
    Тәлир тәңкә, чиккән кулъяулык
    Югалмасын дисәң, шул байлык,
    Саклап калыр бары уяулык.
    Илләре дә матур илләре,
    Ах, кырыс шул заман җилләре…
    Саклап калыр гүзәл затларын
    Арсландай батыр ирләре,
    Булатлары, иң тимерләре…
    Л.Шагыйрҗан

  7. Правильно, Римма. Однако у самарских татар есть явный дефицит ярких,харизматичных, имеющих свое мнение ЖЕНЩИН. В Самаре нужна такая госпожа, как Фаузия Байрамова. Которая в нужный момент сможет рот заткнуть и Канюкаеву с Халиулловым, и Валиуллину, и Хузину, и Шакурову, и Латыпову, любому! Сказать свое веское слово, защищая татарский народ. Не испугавшись, сказать: «Съезд будет, он необходим. Закройте рты, товарищи Канюкаев с Халиулловым, дайте ЖЕНЩИНЕ слово!» По попкам дать и по углам всех расставить, как воспитательница. Но где такую найдешь? Ее — нет! Привезти Байрамову в Самару? Думается, что будет создана новая организация, которая станет еще одним филиалом канюкаевского дуслыка. А там 100процентное подчинение настроению некого товарища

    • Равиль, точно. Скорее всего будет еще одна организация с руководительницей-испонительницей славного танца «эпипэй»)))) Будет плясать под…
      Когда нация долго держится под гнетом страха, напугиваний,она начинает самоуничтожаться.Недавний пример, когда несколько людишек выступили против своего народа, против их встречи и общения в формате съезда, конференции,это что-конец нации.

  8. потусовались, платья и украшения показали и разьехались