Күптән түгел Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры үзенең 110 һәм театрның яңадан торгызылуына 25 елллык юбилейларын билгеләп үтте. Ә 18 апрельдә инде ут күршеләребез Самарага гастрольләргә килә.
Алар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә генә иде” дип аталган лирик комедия күрсәтәчәкләр.
Соңгы елларда оренбурглылар Самарага еш килеп торсалар да, гадәттә, шәһәр читендәге Управленческий бистәсенең “Чайка” мәдәният сараенда чыгыш ясый иделәр. Шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә бу кулай түгел, әлбәттә.
Менә хәзер, ниһаять, оренбурглылар спектакльләрен татарлар яратып йөри торган Киров мәйданындагы Мәдәният сарае сәхнәсендә уйнаячаклар.
Бу юлы Самара тамашачысына алар танылган режиссер, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушманов тарафыннан сәхнәгә куелган яңа спектакльләрен тәкъдим итәргә җыеналар.
Спектакльнең сюжет нигезендә кешеләр ничек итеп үз язмышларын, үз парларын эзләүләре турындагы вакыйга ята. Диләрә һәм Әсгать моңа кадәр гаилә корып караган булсалар да, хәзер аерылганнар, ялгыз яшиләр. Очраклы очрашу вакытында алар арасында мәхәббәт чаткылары кабынып китә, ләкин алар бер-берсен ошатулары турында белмиләр әле. Вакыйгага Диләрәгә гашыйк карт күршесе һәм аның туганының кызы да килеп кушылалар. Соңгысын күпләр Әсгатьнең сөяркәсе дип уйлыйлар. Диләрәнең ирле-хатынлы дуслары да бу гаҗәеп хәлләрнең шаһиты булып, күп кызык вакыйгаларга юлыгалар.
Шулай итеп, комедиядә сүз урта яшьләрдәге ялгыз ике кешенең мәхәббәте, яңа гаилә кору юлындагы көтелмәгән көлке хәлләр турында бара һәм бу тамашачы өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булачак.
Оренбурглылар самаралыларны үзләренең спектакльләренә көтеп калалар. Килегез, үкенмәссез.
Әхмәт МИНСӘГЫЙРОВ.
Просмотров: 1297