Милләт өчен малыбызны кызганмыйк!

SONY DSCБыел үзенең егерме еллыгын билгеләп үтүче “Яктылык” татар мәктәбе, үз исемен аклап, Самарада татар телен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә зур эш башкара. Анда укыган шәһәр балалары, мәктәпкә кергәндә татарча белмәсәләр дә, чыгарылыш сыйныфына кадәр туган телдә сөйләшә башлыйлар.

Өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең укыту программасының ничек тормышка ашырылуы белән гел кызыксынып тора. Менә үткән елда да махсус комиссия “Яктылык”ка тикшерү үткәрде һәм эшенә яхшы бәя биреп, милли мәктәп статусын киләсе елларга да калдырды.

Ел саен өлкә татар мәк­тәпләре арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар уздырылып тора. Быел, мәсәлән, Камышлы районының Иске Ярмәк урта мәктәбендә уздырылган олимпиадада да җиңүчеләр арасында яктылык­лылар бар иде.

Алар кышкы каникулларда Казаннан килгән әйда­маннар җитәкчелегендә “Сә­ләт-Самара” лагеренда да ял иттеләр. Бу укучыларга  татар теле буенча да, башка фән­нәрдән дә белемнәрен арттырырга ярдәм итте, шул ук вакытта бик кызыклы ял да булды. Шушы уңышлар мәктәпнең алга баруын дәлилләп тора да инде.

Татар милли оешмалары җи­тәкчеләре шәһәребезнең баш­ка районнарында да татар класс­лары  ачу, “Яктылык”ны тагын да зурайту эшләре белән бертуктамый шөгыльләнәләр. Быел аларның һәм “Прогресс- В” төзү оешмасы җитәкчесе, милләтпәрвар Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинның тырышлыгы нәтиҗәсендә “Яктылык” белән янәшә булган 12 санлы кичке мәктәп бинасы да безгә бирелде. Егерме ел элек шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәридә ханым Дашкина нәкъ шунда бер төркем татарларга татар телен, әдәбиятын, музыкасын һәм гарәп графикасын укыта башлаган иде бит.

Татар балалары якты һәм уңай бинада укысыннар өчен, әлбәттә, аны үзгәртеп корырга һәм төзекләндерергә кирәк. Моның өчен акчаны өлкә хөкүмәте бүлеп бирергә вәгъдә итә. Ә менә проект-смета документлары үзебезнең хисапка  башкарылырга тиеш. Моның өчен 3 миллион сум акча кирәк.

Бу хәбәрне ишетеп, мәк­тәптә укучы балаларның ата-аналары, әби-бабалары, юклы-барлы гаилә бюджетларыннан өзеп, акча китерә башладылар да инде. Ләкин бу бик аз. Шуңа да өлкәбезнең татар милли оешмалары эшкуарларыбызга зур өмет белән карый. Хәйрия бирүчеләрнең исемнәре яңа мәктәп диварына язылып калдырылачак. Милләт өчен малларыбызны кызганмыйк, туганнар!

Азат НАДИРОВ,

өлкә  “Туган тел” татар җәмгыяте ветераны.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1654

Комментирование запрещено