7 мартта «Солидарность-Арена» стадионында бөтен Самара өлкәсеннән мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән ифтар узды. Мондый зур чара мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә инде. Һәм, әйтергә кирәк, елдан-ел ул югарырак дәрәҗәдә оештырыла бара. Читать полностью
Вагыйзов мәктәбен үттек без
5 март — танылган остазның үлгән көне иде
Хөрмәтле редакция! Мин Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания ханым Абзалованың үтенече буенча сезгә остазым Сәләй Гататович Вагыйзов турындагы язмамны җибәрәм. Читать полностью
Бердәмлек һәм рухи традицияләрне торгызу символы
Рамазан ае — рухи чистарыну һәм шәфкатьлелек чоры һәм бу изге көннәрне якыннарың, күршеләрең, авылдашларың белән бергә уздыру аеруча кыйммәтле. Шуны күздә тотып, 28 февральдә Яңа Мансурда авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Читать полностью
Күркәм холыклы гүзәл зат ул!
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче ачык йөзле, мөлаем Әлфия ханым Баһаутдинованы өлкәбез татарлары арасында күпләр беләдер. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде, бүгенге көндә атаклы “Ак каен” ансамблебез эшчәнлегендә актив катнаша, бик матур җырлый, бии, сүзгә оста буларак, төрле бәйрәмнәрне, чараларны алып бара. Читать полностью
Рамазан — изгелек һәм шәфкать чоры
Самараның “Нур” мәдрәсәсендә үзенчәлекле балаларның әниләре өчен ифтар мәҗлесе узды
Барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае – ул тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә басынкылык, гамәлләрең турында уйлану чоры, үзеңне үзгәртү мөмкинлеге һәм, әлбәттә инде, игътибарга һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләргә булышу өчен тагын бер сәбәп тә. Хәер, мөселманнар һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, ә инде изге айда кылынган игелекләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын йөз тапкыр арттырып бирә. Читать полностью
Хезмәттәшлегебез озын гомерле булсын!
Ансамбльнең бер гаиләдәй иҗат итүе – җитәкче казанышы
Моннан 3 ел элек Самараның милли иҗади бакчасында беркемгә дә охшамаган, тамашачылар моңа кадәр күрмәгән форматта эшләүче “Заман” балалар фольклор ансамбле шытып чыкты. Энергиясе ташып торган җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева тырышлыгы белән әлеге төркем тиз арада үзен өлкәдә генә түгел, Татарстанда да танытты. Тик төрле сәбәпләр аркасында Вәсимәгә “Заман”ны башка җитәкчегә тапшырырга туры килде. Шундый зур тырышлык, мәхәббәт белән булдырылган ансамбльне теләсә кемгә ышандырып булмый бит инде! Шулай итеп, эзли торгач, талантлы балалардан торган төркем музыка, иҗат өлкәсендә зур тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Рима ханым Шлыгина-Шәймиева кул астына күчте. Читать полностью
Герой-шагыйрь — үз Ватанының улы!
Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Денис авылының Мәдәният йортында «Герой-шагыйрь — үз Ватанының улы!» дип исемләнгән тематик кичә узды. Ул Лимоза Бикмөхәммәтова җитәкчелегендәге «Нур» татар милли мәгърифәтчелек оешмасы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләре, җирле үзешчән артистлар һәм мәктәп балалары катнашында үткәрелде. Читать полностью
54 елдан соң очрашу
Узган елның декабрь аенда Пенза шәһәренә барып, Польшада һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә бергә хезмәт иткән бик якын иптәшем белән очрашкач, “бер күрешү – үзе бер гомер” дигән гыйбарәнең асылын тагын да аңлый төштем. Әле менә кичә генә көч-куәтле, гайрәтле егетләр кебек идек, ә армиядән соң 54 ел үтеп киткән инде. Читать полностью
Дәрт-дәрманы ташып тора!
Самараның танылган җырчысы Искәндәр Әхмәтовның концерты узды
14 февральдә шәһәребезнең А.С.Пушкин исемендәге ти¬мер юлчылар мәдәният йортында Самара татар эстрадасы аксакалларының берсе – өлкәбезнең танылган артисты Искәндәр Әхмәтовның ябык концерты узды. Ул җырчының 70 яшьлек юбилеена багышланган иде. Читать полностью
«Авылда эшләрмен дип уйламаган идем»
21 февральдә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә
Табиб гомере буе үз-үзенә хуҗа кеше түгел. Ә авыллардагы табибларның эш көне гомумән чиксез. Ул вакыт белән санашып хезмәт итми. Көне буе эшләп, өенә кайткач та, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса, кырык эшен кырык якка ташлап, яңадан булышырга ашыга. Чөнки кеше гомере кыл өстендә торганда бар өмет аларда бит. Читать полностью
Солдатта булган диләр…
Яшьләр арасында армиядә хезмәт итәргә теләүчеләр күпме?
23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу — чын ир-егетләр бәйрәме. Солдат хезмәтен, туган иле алдында үзенең гражданлык бурычын үтәп кайтканнар элек тә хөрмәткә лаек булганнар, хәзер дә ихтирамлылар исемлегендә һәм киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанасы килә. Читать полностью
Милли асылыбызны саклап яшик!
Халыкара туган тел көне безне ана телебез, тамырларыбыз, рухи мирасыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әмма бүген тормышта күзәтелгән бер күренеш бик борчый шул: балалар туган телдә сирәк сөйләшә башлады. Ә иң аянычы – татар телен камил белгән әби-бабайлар да, оныкларына аңлаешлырак булсын дип, еш кына рус теленә күчә. Алар шулай итеп фикерне тизрәк җиткерергә тели, ләкин шул ук вакытта тел чылбыры акрынлап өзелә бара. Читать полностью
Татарлар бердәм булырга тиеш!
Иҗтимагый берләшмәләрнең Координацион советын формалаштыру дәвам итә
Күптән түгел газетабызда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең бердәм координацияләү органын төзү инициативасы турында язган идек инде. Бу милли мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшне җайга салырга, татар җәмәгатьчелеге алдында торган глобаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Һәм менә үткән чәршәмбедә Халыклар дуслыгы йортында чираттагы оештыру җыелышы узды. Читать полностью


