2013 елның апрелендә Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән шигърият кичәсендә иҗат җимешләрен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган каләм тибрәтүчеләр дә бар иде. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичергән Илһамия Гарипованың шигырьләре аеруча игътибарга лаек булды. Аларны кызы Гөлназ Биксалиева, оныклары Алия Биксалиева, Ильмаз һәм Исламия Гариповлар сәнгатьле итеп укып, тамашачыны тирән дулкынландырдылар. Әлеге чыгышлар югары бәягә лаек булдылар.
Җирле автор белән очрашу, танышу максаты белән Камышлы районы Яңа Усман авылына юнәлдем. Читать полностью





Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышы Ульян җирләренә терәлгән. Безнең Тупли авылы белән Ульян өлкәсенә кергән Әбдеринең арасы – ун чакрым гына. Нәкъ менә шул ун чакрым ара 15 яшьлек Җәмилне Самар якларына алып чыга. Авыл малае Куйбышев шәһәренең 25нче һөнәр мәктәбенә укырга килеп керә. Өч ел буена тимер остасы булып авторемонт заводында тимер эшенең серенә төшенә һәм алты ел буена үз эшенең остасына әйләнә, машина да йөртә, аны төзәтә дә ул. Шул биеклеккә күтәрелә ки, ул инде башкаларны да өйрәтерлек осталыкка ирешә. 

Мин үзем шигырь язучы түгел, ләкин дә поэзиягә мөкиббән шәхесмен. Алтын приискасын җитәкләгән миллиардер Дәрдмәнд мәңгелек шигырьләр иҗат иткән. Аның иҗатында сәясәт юк. Ул татары өчен яшәгән. Татары өчен иҗат иткән. Аның “Ватан китәр, сөт калыр” дигән тирән фәлсәфи юллары мәңгелек! Һәм, әйтергә кирәк, татарның йөрәк тамырларына сеңгән тирән һәм нәзберек хисләрне синең күңелеңә сеңдерә ала.
Наилә Хөсәенова-Әбдерәшитованы Самарда белүчеләр көннән-көн арта бара. Халыкның бер катламына ул шәфкать туташы буларак таныш. Поэзиягә мөкиббәннәр Наилә ханымның иҗатын “Бердәмлек” гәҗитәсе аша күзәтеп баралар.
На юго-востоке Самарской области, в Большеглушицком и Большечерниговском районах проживает небольшая, но достаточно устойчивая в этнокультурном отношении группа башкир. В далеком прошлом этот народ вел полукочевой образ жизни. Территория современной Самарской области являлась западной окраиной башкирских кочевий. Первые достоверные упоминания о пребывании башкир в степях Самарского края относятся к Х в. – о них писал знаменитый арабский путешественник Ахмед Ибн-Фадлан, являвшийся секретарем посольства из Багдада в Волжскую Булгарию в 921-922 гг.
“Яктылык” татар мәктәбендә күпбалалы гаиләләрдә яшәүче укучылар бармы дигән сорауны ишетү белән, директоры Радик Рифкать улы Газизов өч балалы Йосыповлар гаиләсен атады. Аны аңлап була, чөнки мәктәпнең бер генә иҗтимагый эше дә бу үрнәк гаиләдән башка үтми. Балалары Ирида белән Эльвира гына түгел, әтиләре Марс та, әниләре Юлия дә мәктәптә яшиләр, дип әйтергә була. Хәтта әбиләре Миннур апа һәм бабалары Мәҗит абыйны да биредә белмәгән кеше юктыр.
Имя директора чапаевского Дворца культуры имени В.И. Чапаева Рената Фатахова хорошо и давно знакомо далеко не только за пределами Чапаевска, но и Самары. Неизменный организатор и участник всех городских праздников и областных Сабантуев, композитор, певец, один из редчайших исполнителей произведений классика татарской музыкальной культуры Рустама Яхина. 
