Утыз яшендә ике институт тәмамлап фармакология фәне буенча кандидат диссертациясе яклаган биш патент авторы Фәридә Сатдарова фәрештә кебек ике бала анасы, менә дигән ир-егетнең яраткан хатыны да бит әле. Ул шушы кыска гына гомере эчендә башкаларның озын тормышына җитәрлек эшләр эшләп өлгергән һәм бу һәркемгә дә үрнәк булырлык. Алма алмагачтан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр бит. Ходайдан талантлы табиблар Шамил һәм Фәүзия Сатдароваларның кызы ул.
Уйдырмалар булмасын өчен
Корбан гаете алдыннан Самараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкә матбугат чаралары өчен пресс-конференция уздырылды
Җәмигъ мәчетенең җыйнак һәм шул ук вакытта тантаналы никах уку бүлмәсе бу көнне шау-шулы журналист халкы, өчаяклы камераларын әле бер якка, әле икенче якка төбәп нидер эзләүче операторлар белән тулды. Ә өстәл башында барлыгы ике кеше — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “Ипозембанк” директорлар советы әгъзасы, профессор Ильяс Шәкүров утырганнар иде. Читать полностью
Энә белән кое казу
Менә инде 23 ел мин Сызранда кешеләргә дини белем бирәм. Әмма, кызганычка, гыйлем эстәргә теләүчеләр саны аз шул. Әйе, бу җиңел эш түгел, әлбәттә. Энә белән кое казуга тиң. Читать полностью
Егетләрне спорт тәрбияли
“17 апрельдә Мәскәүдә Россия Кубогының ¼ финалы кысаларында Мәскәүнең ЦСКА һәм Красноярскиның “Енисей” футбол командалары очраштылар. Бу әллә нигә бер була торган хәл иде, чөнки Премьер Лига командасы аскы дивизион футболчылары белән уйнады. Моңа “Енисей” беренче лигага кергән “СКА-Энергия” командасын 3: 0 исәбе белән тар-мар иткәннән соң иреште. Читать полностью
Әле дә син бар әле дөньяда
Похвистнево районы Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның авыруы аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израилгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар. Читать полностью
Корбан гаете – Аллаһыга буйсыну гамәле
Мөселман дөньясындагы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Шушы көннәрдә меңләгән милләттәшләребез корбан суеп, итен ярлыларга таратып, туганнары белән кунакка йөрешеп, бергәләп Коръән сүрәләре укып, Аллаһыга буйсынуларын белдерәләр. Бу бәйрәм тамырлары белән пәйгамбәрләр яшәгән заманга барып тоташа бит. Читать полностью
Милли мәгарифнең соңгы тоткасы
Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдиновка бу җәйдә 85 яшь тулды. Читать полностью
Без булдырабыз!
Быел көз Шенталы районында бертуган генерал Сидоровлар призына бишенче тапкыр регионара билбаулы чуваш милли көрәше буенча ярышлар уздырылды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортостан республикалары, Ульян, Самара һәм Мәскәү өлкәләре көрәшчеләре катнашты, күпсанлы танылган шәхесләр кунакка килде. Читать полностью
Бердәмлектә – көч
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуларның 47се журналистикага багышлаган. Аның тормышындагы иң зур эш — Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” татар газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный ул. Читать полностью
“Бердәмлек”нең язмышы укучылар кулында
24 сентябрьдә миңа өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган татар матбугат чаралары конференциясендә катнашырга туры килде. Анда Халыклар дуслыгы йортындагы милли китапханәдә сакланучы татар китаплары, Самара өлкәсендә чыгып килүче “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самара татарлары” журналы, “Дуслык” сайты турында сүз барды. Читать полностью
Безгә татар артистларыннан үрнәк алырга кирәк
Дачабыз, чын татарча әйткәндә бакчабыз, Красноармейский районында булганга, еш кына автобуста йөрергә туры килә. Юлда барганда тирә-юньгә карыйм да шатлынып куям. Күпчелек халыкның (шул исәптән безнең дә) өйләренә, хәтта мунчаларына да газ кертелгән. Авылда яшәүчеләргә хәзер элеккегедән күпкә ансатрак. Хакимияткә моның өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде. Читать полностью
Хатын-кыз уңганлыгының өлгесе
Ачык йөзле, тәмле телле, елмаючан, йомшак күңелле, ярдәмчел… Әнә шундый ул Самарның “Розалина” дип аталган бердәнбер татар кафесының хуҗабикәсе Азимҗан кызы Разия Әюпова. Аны шәһәребездә яшәүче татарларның күпләре белә. Разия ханым белән мин дә таныш булуыма чиксез шатланам, чөнки ул – соклануга лаек чын татар хатын-кызларының берсе.
Кәҗә. Кабак. Колхоз
Кәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денис авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк.
«Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгартмауның ысулы бар аның, ник булмасын. Әйтик, тоткан саен матди җаваплылыкка тартырга була. Әмма сиксәнне узып барган әбекәйләр белән болай итеп көрәшү дөрес булырмы икән, менә эш нәрсәдә… Яннарына барсаң, хәзер, улым, дип кәҗәләрен, орыша-орыша ябып куялар, синең башың күмелүгә артларыннан кәҗәләре чыга», — ди ул. Читать полностью



