Шенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче Бари Гариф улы Әбүсәитовка ноябрьнең ундүртендә 95 яшь тула. Ул әле бүген дә “җир җимереп” авыл халкы арасында кадер-хөрмәт күреп яши бирә. Читать полностью
Татлы тормыш
Быел Самараның икмәк-күмәч комбинаты (БКК) үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләгәндә Мария Исмәгыйль кызы ФӘХРЕТДИНОВАның да исеме аталды һәм аңа яхшы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Читать полностью
Сәхнә — изге җир ул
Камышлы районы Дәүләткол авылында яшәүче Мөдәррис Шәйхулла улы ГЫЙЗЗӘТОВ үзенең 50 ел гомерен механизатор һөнәренә һәм сәхнә тормышына багышлаган. Язмыш аны минем юлларыма үзе чыгарып куйды бугай, без бу кызыклы шәхес белән 80 яшьлек юбилее көннәрендә очраклы рәвештә күрештек. Читать полностью
Бердәмлек көнендә “Бердәмлек” мөхәррире дә бүләкләнде
Үткән атна ахырында Самараның “Экспо-Волга” күргәзмә үзәгендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Читать полностью
Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк!
Самараның “Чайка” Мәдәният Сараенда “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 800нче концерт программасы булып узды Читать полностью
Чын татар ир-атларының берсе ул
Татар ир-атлары арасында тырыш, уңган, тормышта зур уңышларга ирешкән, мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр булуы халкыбыз өчен горурлык хисләре уята. Исмәгыйль Лотфулла улы Латыйпов нәкъ шундыйлардан. Читать полностью
Йөзе нурлы, күңеле киң аның
Самара шәһәрендә яшәүче Мәрбия Әхмәт кызы Сафинаны татарлар арасында белмәүчеләр сирәктер, мөгаен. Матур мөселман күлмәген кигән, ап-ак яулыгын бәйләгән бу ханым әллә кайдан ерактан ук күзгә ташлана. Нурлы, ачык йөзле, йомшак кына сөйләшә торган Мәрбия апа белән аралаша башлагач та, җанга ничектер җылы булып китә, күңел күтәрелә. Аллаһы исемен авызыннан да төшермәгән бу ханым, ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, кешене үзенә җәлеп итә. Читать полностью
“Елап түгел, җырлап кына яшәргә өйрән, йөрәк!”
Тормышта сәламәтлекләре чикләнгән кайбер кешеләргә сокланып яшибез без. Ник дигәндә, аларның искиткеч таланты шаккаттыра. Шундыйлардан якташыбыз Гакыйль Сәгыйровны өлкәбездә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә күпләр белә. Ә менә сәләте белән аңардан бер дә ким булмаган, шулай ук гомере буе урын өстендә ятып торган, хәзер инде мәрхүм Дания апа Әгъзәмова турында сирәкләр генә ишеткәндер. Ә бит бу олы шәхес, зур хәрефтән язарлык Кеше шулкадәр игътибарга лаек иде! Читать полностью
Мөселманнарда — яңа ел
Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Расулинә Мухәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әссаләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.
Аллаһының рәхмәте белән 5нче ноябрьдә һиҗри 1435 ел башланып китте. Беренче мөхәррәм аеның унынчы көне — Гашүрә көне (ул быел 13 ноябрьгә туры килә). Гашүрә — ун дигән сүз. Нәрсәсе белән истәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз? Ул турыда исламияттә һәм башка диннәр тарихында бу көн бер котлы көн итеп кабул ителгән һәм төрле риваятьләр бу хакта сөйли. Читать полностью
Тукай иленә сәяхәт
Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора. Шул дәрәҗәдәге бөек шәхеснең туган якларын күреп кайту авыл балаларының иң зур теләге булуын белгән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев: “Укучылар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын иң яхшы белүче бәйгесе оештырып, җиңүчеләр билгеләнсә, мин аларны үзем Кырлайга алып барам”, — дигән иде. Читать полностью
Көзнең татлы җимеше
Язучы Фәүзия Бәйрәмова: “Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек итеп мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Дөрес, тәртипле итеп яшәү өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң?” — дип үз-үзенә дә, бөтен татар милләтенә дә сорау бирә. Без дә шушы сорауларга җавап эзләп, авылыбызның социаль реабилитация бүлегендә ял итүче олы яшьтәге авылдашларыбыз белән сөйләшеп карарга булдык. Читать полностью
Галидән быел хаҗда 11 кеше булды
Туган авылым Гали гомеремә илһам чыганагы һәм куңелем кыйбласы булып кала бирә. Авылымның hәp уңышына куанып гомер кичерем.
Һәp елны Галидан хаҗга дистәләгән кеше бара. Быел да 11 кеше барды. Алар тубендәге авылдашларым: Ядкәр һәм Рушания Латыйповлар, Мәрвәр Латыйпова, Рәшидә Хөснуллина, Медина Таһирова, Фидаил һәм Фәния Нураевлар, Фидания Моратова, 80 яшьлек Рәйсә Йосыпова, Марьям Харисова, Габдулла Йосыпов, Нафисә Гәрәәва. Нәфисә Самарда яшәсә дә, Гали баласы. Читать полностью
Караңгы юл яктыра
Татар Әбдекие һәм Карабикол авыллары арасындагы юлда ниндидер корылма төзелүен күргәч, кереп карарга булдым. Кызыксынып карап торуымны күреп, яныма терлек азыгы төягән йөк машинасы килеп туктады. Абау, яхшы танышым — Татар Әбдекие фермеры Ринат Әбүсәетов икән бит! Ул машинасыннан сикереп төште дә елмаеп исәнләште. Корреспондент кешенең нишләп йөрүен ул болай да яхшы белә, чөнки берничә ел элек мин аның хуҗалыгы турында “Бердәмлек”тә язып чыккан идем инде. Ә хәзер, кара син, яңа ферма төзеп ята түгелме? Читать полностью


