Тормыш юлына җитәкләп чыгардылар безне

Без, авыл халкы, “Бер­дәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз. Чөнки анда үзебезнең авылдашлар турында да, өлкә татарлары турында да, милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында да күп языла. Татар тормышының шундый күпкырлы булуына шатланып яшибез. Редакция хезмәткәрләренә татар милләтен күтәрү эшендә уңышлар насыйп итсен. Читать полностью →

Автономиядә — яңа рәис

Халиуллов-ГорлановСамара өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар автономиясенең исәп-хисап җыелышы уздырылды

29 октябрьдә Самара өл­кәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырылып эшли башлавына дүрт ел тулган икән инде. Һәр ел ахырында аның рәисе Минәхмәт Хәлиуллов автономия әгъзаларының гомум җыелышын җыеп, хисап тота.  Читать полностью →

Укытучы дигән бөек исемең бар

Нурзида ФайзуллинаСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда өлкәбезнең ана теле укытучыларын хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. Читать полностью →

“Туган тел” һәрвакыт берләштерүчебез булсын иде

getImage-8Киләсе елда Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына егерме биш ел тула. Ул Россия күләмендә иң өлкән милли-мәдәни бер­ләшмәләрнең берсе булып санала. Соңгы сайлауларда аның җитәкчелегенә яңа кешеләр килде һәм менә икенче ел инде оешма белән Самараның “Ипозембанк”ы директорлар советы рәисе, икътисади фәннәр докторы, профессор Ильяс Шәкүров җитәкчелек итә, башкарма директоры вазифаларын Данияр Сәйфиев башкара. Бу егетләр җитәкчелегендә иҗтимагый эшләрнең җан­лануы күзәтелә. Күптән түгел генә оешманың өлкә Халыклар дуслыгы йортында узган хисап җыелышында да бу аермачык күренде. Читать полностью →

Линар Абсаттаров — фестивальләр лауреаты, автор-башкаручы

АбсаттаровЛинар 1977 елның 19 октябрендә Самара өлкәсе Камышлы районы Балыклы авылында икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк музыка ярата. 6-7 яшендә, әтисе гармунда “Әпипә”, Суда-суда” көйләрен уйнап күрсәткәч, малай бөтенләй гармунга, җырга гашыйк була һәм үзе гармунда уйнап җырлар көйли башлый. Мәктәп тормышында узган чараларда актив катнашып килә. Читать полностью →

“Чәчкә өзүнең гөнаһы бар”

“Санюк” — кызыл төстәге бик матур, сөйкемле, сөтле сыер булса да, холкындагы кирелек, “үз сүзле” булуы гаиләбезгә дә, күршеләргә дә, көтүчеләргә дә мәшәкатьләр дә  тудырып яшәде. Читать полностью →

Кулларыннан гөлләр түгелә…

гуллярКеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Милләттәшебез, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Линира Яхинбаева нәкъ шундыйлардан. Рәссамчы һөнәрен үзләштергән бу ханым менә инде утыз елдан артык балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Читать полностью →

“Әти рәхәтен түгел, әти сүзен дә ишетми үстем”

1373916872-389smАдәм баласының яшәешен күзәтеп барсаң, гаҗәеп нәрсәләргә тарасың. Һәр язмыш – үзенә бер роман. Дүрт ягы төзек, ата-ана канаты астында муллыкта үскәннәр дә бәхетле тормыш кора алмыйлар. Кайгы- хәсрәт дәрьясына чумганнар да тормышның бер дәверендә  бәхет ярына терәләләр.  Гомер буена иза чиккәннәр дә буа буарлык. “Сәлам” гәҗитәсе редакциясенә кемнәр генә килмәс! Араларында төшенкелеккә бирелгәннәр дә җитәрлек. Кайгыга батып, кыйбласын югалтмаганнар хөрмәт уята.  Хәсрәтле язмышын бизәгәннәр соклану хисләре уята. Андыйлар  халык арасында кайный. Саимә ханым Морзаханова, бәхетенә, Галидә туган. Бу авыл күпләргә сихәтлек мохиты тудыра. Читать полностью →

Казанда да, бәлки, сынатмаслар…

Камышлының 93 еллык тарихы булган халык театры сәхнәсендә берничә буын артистлар алмашынып, алар­ның барысы да спектакль куюдан иҗади ләззәт алып, озак еллар буе халыкны татар драматургларының яңа әсәр­ләре белән таныштырып киләләр. Читать полностью →

Капитализм капкасын ачкан Сания

санияӘгәр дә ки, яшәешебезне билгеләр өчен бизмән эзләсәк, без һәрвакыт аерым шәхесләргә тукталабыз. Тормыш үзе бер океанны хәтерләтә. Иксез-чиксез тереклек, шулар арасында милләте буенча, дине буенча бер-берсенә охшамаган, санап бетергесез адәми затлар. Ләкин дә аларны хезмәтләренә карап, тарих киштәләренә шул ук кешеләр куя. Менә шул җиде иләк аша узганнар санаулы гына кала. Шул сайлы башларның берсе – Ибраһим кызы Сания Каюмова. Читать полностью →

Дорогу осилит идущий… Но для этого надо идти

ЭльвираЛегко ли пробить молодым специалистам дорогу в профессию? Учитывая, что на рынке труда сегодня, к сожалению, на ту или иную должность без особого труда можно подобрать с десяток опытных и квалифицированных специалистов, становится понятно, что новоявленных выпускников вузов далеко не везде ждут с распростертыми объятиями. Молодой девушке с лучезарными глазами и милой, обаятельной улыбкой Эльвире Сафиной, наверное, повезло.Она с 2011 года работает врачом-дерматовенерологом Самарского областного кожно-венерологического диспансера. Читать полностью →

Музыкага багышланган гомер

14Рамил Батыршин — талантлы баянчы, музыкант, Самар филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе, Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган Халыкара оркестрлар һәм халык инструментлары ансамбльләре фестиваленең Гран при һәм Самар өлкәсе губернаторы премиясе иясе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре… Читать полностью →

Наил Тахаутдинов: “Техника белән эшләргә кулым әле дә кычыта”

13Авылдан чыккан күренекле татарлар арасында Самарның «Агроавто» ябык акционерлар җәмгыяте белән идарә итүче Россия Федерациясенең атказанган транспортчысы Наил Гариф улы Тахаутдинов та бар. Ул үзенең тормыш юлын болай тасвирлады. Читать полностью →