«Ялкынлы яшьлек” милли киемнәр тегәргә этәрде»

1

Аллаһы Тәгалә кешеләргә төрле сәләт бирә. Кемдер җырлый, кемдер рәсем ясый, кемдер спортта уңышларга ирешә. Ә менә Самар шәһәрендә яшәүче Гөлнара Насыйровага Аллаһы Тәгалә кул эшләрендә сәләт биргән. 

“Бу талант аңа Ходайдан бирелгән”, дип әйтәләр халыкта. Гөлнара апа турында нәкъ шулай әйтергә була.

Кечкенә чагында әбисенә авылга кайтып йөргән кыз бервакыт шулай кышын урамнан бик нык туңып керә. Әбисе аны мич янына җылынырга утырта да кулына бәйләм тоттыра. Шулай Гөлнара бәйләргә өйрәнеп китә. Тора-бара  тегә дә башлый. Курчакларына матур-матур күлмәкләр тегеп кидерә ул. Шуңа күрә аның курчаклары дус кызларының курчаклары арасында иң матур була.

Кызының тегүгә сәләтен күреп алган әнисе аңа 6нчы сыйныфта укыганда тегү машинасы бүләк итә. Ул машина бүген дә Гөлнара апаның ательесында тора.

Тегүгә сәләтле булса да, әнисе сүзен тыңлап (әнисе аны берүзе үстерә), Гөлнара сәүдә өлкәсендә белем ала. Тик үзенең яраткан шөгылен беркайчан да ташламый. Ә кияүгә чыккач, ул җиңел промышленность техникумын тәмамлый. Тегүне ул үз тәҗрибәсе, үз сәләте белән камилләштерә бара.

Күп еллар милләттәшебез өендә заказлар алып эшли. Аның ике кызы да “Яктылык” мәктәбендә укыйлар. Биредә укытучылар, ата-аналар оста тегүче турында белгәч, аңа заказлар бирә башлыйлар. Гөлнара апаның мәктәптәге таушалып беткән Кыш бабайны яңартып ясаганына исләре китә аларның.

Аннары шул ук “Яктылык” та аңардан артистлар өчен костюмнар тегүен сорыйлар.

-         Мин үземне тегүче буларак “Яктылык” мәктәбе ярдәмендә таптым. Нәкъ анда миңа шушы яраткан эшем белән шөгыльләнергә этәргеч бирделәр, — ди Гөлнара ханым.

23

Шулай гади киемнәрдән тыш, тегүче милли костюмнар да тегә башлый. Һәм татар милләтенекен генә түгел, ә төрле халыкларның костюмнарын дә тегә ул.

Милли киемнәргә мәхәббәте шулай ук кечкенәдән килә, дип саный тегүче.  Кечкенә чагында ул әнисе белән еш кына “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертларына йөри. Шунда артистларның милли киемнәренә сокланып туя алмый кызчык.

Эшендәге шушы милли үзенчәлекне күреп, Самарның мәдәният министрлыгы Гөлнара Насырованы Казанда “Идел буеның яшь модельерлары” бәйгесенә җибәрә. Милләттәшебез өченче урын яулап кайта.

Гөлнара ханым сүзләренчә, монда да аңа “Яктылык”лылар ярдәмгә киләләр. Укучылар Гөлнара апа теккән милли костюмнарны сәхнәдән күрсәтәләр. Ә хореограф Инзилә Гыйззәтуллина, музыка укытучысы Линар Абсаттаров бәйге өчен сценарий төзиләр. Линар анда җырлый да. Балаларның ата-аналары да алар белән бергә Казанга баралар.

2Гөлнара ханым үзен шул вакытта хуплаган кешеләргә бүген дә рәхмәтләр белдерә. Шулай ук иганәчеләр – Вазыйх Мөхәммәтшинга, Ринат Фәйзетдиновка һәм башкаларга рәхмәтле ул.

-         Модельләрегезнең идеялары ничек туа? – дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

-         Модельларның идеялары ничектер үз-үзеннән барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә бирә миңа аларны. Әйтик, берәр кеше заказ биргәндә күлмәгенең фасонын да әйтә. Ә эш барышында ул үзгәрергә дә мөмкин. Ниндидер үзенчәлекләре барлыкка килә. Тукыманы сатып алырга мин заказ бирүче белән бергә барам. Хәтта тукыма сайлаганда да мин аның кайсысы бу кешегә туры килгәнен күреп алам. Һәм шул ук мизгелләрдә фасон буенча тагын берәр нинди идея барлыкка килергә мөмкин, — ди ул.

Гөлнара ханымның кулыннан ниләр генә килми. Күлмәктән алып тунга кадәр тегә бит! Әле гади генә итеп тегеп калмый, ә аларны төрле бизәкләр белән баета. Шуңа күрә алар үзенчәлекле, башка кешеләрнекенә ошамган булып чыгалар.

“Яктылык” мәктәбе укучылары костюмнарының күп өлеше — Гөлнара апа кулы эше.

Түбәтәйләрне дә үз куллары белән тегеп, бизәп куя тегүче. Никахка, хаҗга барырга дини күлмәкләр дә тектерәләр аңардан.

Аның түземлелегенә хәйран каласың. Шушындый нәзберек эшне башкарырга нинди түземлек кирәк бит! Җитмәсә, берәр нәрсә күңеленә ятмаса, ул аны шунда ук сүтеп, иренмичә, яңадан тегәргә керешә.

2010 елда Гөлнара Насыйрова “Алтын инә” дип аталган үз ательесын ачып җибәрә. Беренче мәлләрдә аңа бик авыр була, чөнки тегүченең ательеда эшләү тәҗрибәсе дә, бухгалтеры да булмый. Тик максатына ирешергә күнеккән Гөлнара апа бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгып, аякка баса. Хәзер инде аның кул астында эшләүче хезмәткәрләре дә бар.

0d8df261f71afe9b2674a2918db61d98_XL

Гөлнара ханымның беркайчан да эшсез утырганы юк.

-         Заказлар күп, хәтта үземә берәр әйбер тегеп кияргә вакытым да калмый, — дип елмая ул.

Гөлнара Насыйрова үз эшен шулкадәр ярата ки, һәр кешегә шәхес итеп карый.

-         Һәр көн иртән торгач, гаиләм, өем, якыннарымның исән-сау булуы – нинди бәхет! Ә минем ләззәт китерә торган сәләтем, эшем дә бар. Кызларым да миңа эшемдә булышалар. Шуңа күрә мин икеләтә бәхетле дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне укып, дога кылам, — ди Гөлнара апа.

Миләүшә ГАЗИМОВА.    

«Самар татарлары» журналы.

 

Просмотров: 2724

Один комментарий