“Сугыш турындагы хатирәләрдән арына алмыйм…”

Надия Гайсина1Кеше хәтере яр буендагы кыя кебек – гомерлек. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар да шулай, шомлы һәм дәһшәтле яшьлекләрен һаман да оныта алмыйлар бит. Наҗия апа Гайсина ул елларны гел күз яшьләре белән искә ала. Хәер, сугышка кадәр дә ул язмыш ачысын күп күргән…

Наҗия апа 1929 елда Ульян өлкәсенең Иске Майна районы, Иске Кызылсу авылында урта хәлле гаиләдә туган. Әтисе Гыйбадулла һәм әнисе Шакирә Нурулловлар бик уңган, тырыш кешеләр булалар: абзар ту­тырып сарыклар, ике сыер асрыйлар, җир сөрергә, йөк ташырга үзләренең атлары да була. Әнә шундый җитешле тормышта яшәгәнгә, алар­ның гаиләсен кулаклар дип игълан итәләр, бөтен мал-мөлкәтләрен тар­тып алалар, ә үзләрен Архангельск өлкәсенә сөргенгә озаталар. Гый­бадулла, Ша­кирә, 7 яшь­лек Харис һәм өч яшьлек Наҗия, мал ташый торган вагоннарга төялеп, зур кыенлыклар белән бил­геләнгән урынга барып җи­тәләр. Ә яңа туган кызлары Сәлимә, авыр шартларны кичерә алмыйча, юлда үлә…

– Себердә күргәннәрне сөй­ләсәңме?! Ир-атлар көне-­төне урман кисә, ә ха­тын-кызлар, тимер юлы шпал­ларын эшкәртәләр, дегет сеңдерәләр. Ул вакытта алар бетоннан түгел, агачтан ясала иде бит. Без, ач-ялангач балалар, берәр җиләк булса да табып ашарбыз дип, тайгада йөрибез…

1937 елда гаиләбезне Горь­кий өлкәсенең Балахна шә­һәренә торф чыгарырга җи­бәрделәр. Анда да тормыш җиңелләрдән булмады. Ике елдан әтине фин, аннан соң Бөек Ватан сугышына алдылар. Абыйга 17 яшь тулу белән ул да сугышка китте. Шулай итеп, бөтен тормыш әни белән минем өскә калды, – дип искә ала Наҗия апа.

Бу вакытта әниләре дүр­тен­че балага авырлы була. Са­бый тугач та, Шакирә апаны эшкә чыгаралар. Ә Наҗия бер айлык энесе Әнвәрне һәм 5 яшьлек Раузаны карый, сабыйны кү­тәреп, әнисе эшләгән җиргә имезергә йөртә. Иртән сәгать биштән уянып, бер километрга сузылган чиратта торып, гаиләгә тиешле ипи кисәген алып кайту да Наҗия өстендә була.

– Эшче кешегә – 500, балаларга, эшкә чыга алмаган карт-корыга 200 грамм ипи би­рәләр иде. Аны заводтан ар­бага салып китерәләр. Атлар булмаганга, арбага яшүсмер­ләр җигелә иде. Шул балалар төркеменә эләгә алсаң – зур бәхет, чөнки аларга ипине беренче чиратта бирәләр, – дип сөйли Наҗия апа.

Икмәкне норма буенча бир­сәләр, тоз бөтенләй булмый. Шәһәрдә тозлы сулы кое булуы билгеле булгач, аңа да чират тезелә башлый. Наҗия иртә таңнан торып, ике чиләк су алып кайта да, аны кайнатып, төптә калган тозын җыеп ала, ни булганын салып ашарга пешерә…

Әнисенә җиңелрәк булсын өчен, кыз 13 яшеннән эшкә чыга. Баштан аны фронтка җибәрелә торган яшелчәләрне чистартырга куялар. Соңрак гидро­электростанциягә күчерә­ләр.

– Без, китерелгән торфны вагонеткаларга төяп, элек­т­ро­возга кадәр этеп барабыз да эләктерәбез. Ә электровоз торфны станциягә кертә. Кыз балалар өчен бу бик авыр эш иде.

Көн саен диярлек баш өстеннән хәрби самолетлар оча. Без дошман самолетларын тавышыннан аера башладык. Бервакыт шулай немец очкычы гидроэлектростанциягә таш­лаган бомба безнең бомбо­убежищега килеп төште. Тревога башлану белән элек­тровоз йөртүчеләр анда кереп качканнар иде. Фа­шистлар шулай тылда хезмәт куйган гади кешеләрнең дә башларына җитәләр иде, – дип сөйли Наҗия Гыйбадулла кызы.

Ниһаять, көтеп алынган Җиңү көне дә килеп җитә. Бело­руссия фронтында сугышкан әтиләре исән-имин әйләнеп кайта. Ә өч елдан (ул вакытта егетләр, сугышта булсалар да, тагын өч ел армиядә дә хезмәт итәргә тиеш иде) абыйсын да каршы алалар. Наҗия, кичке мәктәпне тәмамлап, киләчәккә матур планнар корып яшәп ятканда, гаиләгә зур кайгы килә – башына кан йөгерүдән әниләре үлеп китә.

– Абый белән мин үскән идек инде. Хуҗалыкны алып барырга, әле мәктәп яшендә генә булган Әнвәр белән Раузаны тәрбияләргә хатын-кыз кирәклеген аңлап, әтине өйләнергә үгетләдек, – дип искә ала милләттәшебез. 

Бераздан әтиләре өйләнә. Үз балалары булмаган хатын үги балаларны  кыерсытмый, йомшак холыклы була. Үзе Казаннан булганга күрә, ирен дә шул якларга кайтырга үгетли башлый. Балалары белән киңәшкәннән соң, Гыйбадулла Мәләкәскә, әнисе белән энесе янына кайтып төпләнергә карар кыла. Ә өлкән улы гаиләсе белән Балахнада кала.

Наҗия Мәләкәскә кайт­канына бер дә үкенми. Чөнки анда ул булачак тормыш иптәше Исмәгыйль Гайсинны очрата.

– Сугыштан соң сәүдә училищесы тәмамлаган идем. Мәләкәстә кибеткә эш­кә кердем. Ә Исмәгыйль вете­ринарлыкка укый, Дуся исемле апада квартирда тора икән. Шул апа Исмәгыйльгә: “Безнең кибеттә татар кызы эшли башлаган бит, барып кара әле”, – дигән. Азык-төлек алырга дигән булып, булачак ирем мин эшләгән кибеткә йөри башлады. Шуннан танышып киттек, аралаша башладык. Дөресен генә әйткәндә, озын буйлы, чибәр бу егеткә гашыйк булмый мөмкин түгел иде, – дип елмая Наҗия апа.

Өйләнешкәннән соң яшь­ләр Исмәгыйльнең туган ягы­на – Елховка районының Туп­ли авылына кайталар. Тик ан­да озак яшәргә насыйп бул­мый, уку­­ын тәмамла­ган гаилә баш­лы­гына Магаданга юллама би­рә­ләр. Ул: “Олы яшьтәге әти-әнием үзләре генә калалар. Алар­ны карарга кирәк”, – дип хатлар яза-яза, Куйбышев өлкәсендә кала. Шулай итеп, Гайсиннарга Ново­куйбышевскта, элеккеге Утевка районының Дмитриевка авылында эшләгәннән соң, кабат Елховка районына кайтырга насыйп була. Ә 1975 елда Гайсиннар Куйбышевка килеп төпләнәләр. Наҗия апа кайда нинди эш бар, шуңа алына: кибеттә дә, ашханәдә дә эш­ли. “Биш балам булганлык­тан, вакытымны күбрәк алар­га багышларга тырыштым. Шу­ңа эш урынын да, хезмәт ха­кына карап түгел, кайда буш ва­кыт күбрәк, шунысын сай­лый идем”, – дип сөйли Наҗия апа.

Тормыш иптәше белән алар балаларына яхшы тәрбия биреп, зур тормышка аяк бастыралар. “Наиләбез, 45 ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлап,  шәһәрнең 5 санлы хастаханәсендә шәфкать ту­ташы булып эшләде. Әлфия 30 ел Себердә эшләп, лаеклы ялга чыккач кына, Самарага кайтты. Исәнгали, Искәндәр һәм Назыймә дә йөзебезгә кызыллык китермәделәр, Ал­лаһыга шөкер”, – дип го­рурланып сөйли Наҗия апа. Бүген аның күкрәген “Ана” медале һәм I дәрәҗәдәге “Ана батырлыгы” билгесе бизи, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре дә бихисап.

…Балалары үсеп җит­кәч, Наҗия Гыйбадулла кы­зына Балахнага барып кай­тырга на­сыйп була. “Бик дул­кын­ландыргыч сәяхәт булды ул.  Абыемның улы белән кү­рештек, әниемнең зиратында булдым. Шәһәр урамнарыннан йөргәндә, әти-әнием, гаиләм турында иң җылы, шатлыклы мизгелләрне генә искә алырга тырышсам да, тормышымның иң авыр еллары, сугыш ту­рындагы хатирәләрдән арына алмадым. Ул елларны онытып буламыни?” – дип, яшьләрен сөртә-сөртә, сөйләде Наҗия апа Гайсина.

Надия апа улы Искэндэр хэм кызы Элфия белэн

Алия АРСЛАНОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 2(27), 2020 ел.

 

Просмотров: 770

Комментирование запрещено