Юл чатындагы Самара татарлары без

47464672_Kamen3Бу ел башында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте “Самара татарларының “каймагы” дип аталган җыелыш уздырган иде. Мин бу турыда “Бердәмлек” газетасыннан укып белдем. Анда өлкә татарларын корылтайга җыеп, зур сөйләшү уздырырга кирәк, дигән фикер яңгыраган иде. Ләкин күпсанлы татар оешмалары лидерлары уртак фикергә килә алмаганнар һәм корылтай уздырылмый калган. Вакытлы матбугат, татар сайтлары язмаларыннан күренгәнчә, корылтай уздыруга өлкә хөкүмәте дә артык каршы булмаган: “Үзара килешә алсагыз, уздырыгыз”, — дип әйткән булганнар.

Ә менә Төмән татарлары I өлкә корылтаен уздырулары турында хәбәр иттеләр. Кызганычка, Самарада мондый бу җыелышны үткәреп, башкаларга үрнәк күрсәтә алмадылар.

Күп татар авыллары бетә-тарала, ә әлегә тормыш пыс­кып янганнарында да эш юк. Шуңа күрә дә халык эчүчелеккә бирелә, шәһәрләргә эш эзләп китүчеләр бик тиз руслаша бара, яшьләребез башка мил­ләт кешеләре белән гаилә корып, милләтебезнең тамырына балта чаба, әдәби татар телен өйрәнү мөмкинлеге көннән-көн кими бара…

Милләтне саклау өчен безнең бер генә чарабыз калды — татарлар күпләп яшәгән авылларны руслашудан сак­лау. Хәзер авыл урамнарында да балалар рус телендә сөйләшә башладылар бит. Бу бик зур һәм катлаулы проблема. Аны хәл итү өчен планлы рәвештә эш алып барырга: милли үзенчәлегебездән, ислам динебездән файдаланып, авылларны чын татар утраулары итәсебез килә икән, башта җыелып сөйләшергә, планнар корырга, җаваплыларны билгеләргә һәм эзлекле рә­вештә эш алып барырга кирәк. Ә моның өчен зур җые­лыш җыеп, проблемаларны уртага салып сөйләшәсе иде.

Милләтебезне саклау буенча эшләнәчәк эшләрнең берсе дә “хөкүмәткә каршы протест” булырлык түгел, бар да закон нигезендә эшләнерлек. Өстәгеләр: “Милләтегезне сак­лау буенча кайчан берәр эш эш­ли башларсыз инде?” — дип  әйткәнне көтеп утырсак, андый көн җитмәскә дә мөмкин. Милләт эшен үз кулыбызга алырга кирәк, туганнар. Әйе, бәлки бу кемгә дә булса ошамас, ләкин салмак кына, законны бозмыйча, артык масаймыйча һәм тавыш чыгармыйча даими рәвештә эшләп торсак, барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм.

Барча татар оешмалары үзара килешеп, бер юнәлештә эшләсәләр, бик яхшы булыр иде. Беребезнең башына фикер килеп, татарга файдалы яңа проект ясап булырлык икән, аны да татар оешмалары белән хәл итмичә башларга ярамый. Шулай эшләсәк кенә без алга бара алачакбыз. Ә аккош, кысла һәм чуртан кебек төрле якка тарта башласак, йөгебез урыныннан кузгалмас.

Үз белдеклеге белән халык исеменнән хөкүмәт түрәләре белән сөйләшүчеләр халкыбызның да, үзенең дә авторитетын төшерә, арабызда дуслык, бердәмлек, теләктәшлек булмавын күрсәтә. Андый кешеләрнең эше җыелышта тикшерелеп, халык бәясе бирелергә тиеш. Ә губернатор, башка түрәләр белән аралашу өчен бөтен проблемаларыбызны төптән белүче, дөрес бәяләүче, милләтебез киләчәген кайгыртучы абруйлы бер “илче” булса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Самара татарлары арасында милләтебезне кайгыртучы акыллы башлар әле бардыр, дип ышанам.

Нәкыйп ГАТИН.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Бу темага:

Самарским татарам не удалось провести курултай соплеменников, а Новосибирск готовится к I съезду татар Сибирского федерального округа

* * *

Татар оешмалары вертикале кирәк

* * *

“Татар “каймагыннан май язылмый калмас”, “Бердәмлек”, № 5, 1 февраль;

* * *

“Татарны ничек берләштерергә”, “Бердәмлек”, № 18-19, 8 май 

* * *

Депутат Минахмет Халиуллов и член Бюро ВКТ Фахрутдин Канюкаев выступили против проведения собрания представителей татарского народа области

* * *

Рифкать Хуҗин: «Без бит мәйданнарга чыкмыйбыз, тик үзебезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тотарга гына җыенабыз»

* * *

Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле

* * *

Ф.Б.Канюкаев: «Корыл­тай нәрсәгә ки­рәк, дип сорый миннән халык. Без бит сугышмыйбыз, үзара тату яшибез»

* * *

Мансур ага Җәмалетдинов: «Бүген тырышмасагыз — иртәгә бер нәрсә дә калмый!»

* * *

Мәсгуть Кыямов: «Татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

И.Г.Шакуров: «Съезд выразит поддержку со стороны татарского сообщества политике губернатора Самарской области» (ВИДЕО)

* * *

Рәсыйх ЛАТЫЙПОВ: «Җыелыш кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

Azatlyk Radiosy: «Самар татарлары корылтай уздырырга җыена»

* * *

Сызран шәһәренең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ: «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар»

* * *

Харида ДАШКИНА: «Мне непонятны позиции тех людей, которые против проведения съезда…»

* * *

Азат НАДИРОВ: «Власть не оценит съезд как направленный против нее инструмент. Это большое заблуждение!»

* * *

Винер НУРМУХАМИТОВ: «Не играйте с огнем!»

* * *

Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

* * *

Шамиль Абульнагимович АХМЕРОВ: «Татарский народ – это не стадо, а община, коллектив личностей, имеющих собственное мнение о проблемах татарского народа!»

* * *

Ринат СЫТДИКОВ: «Считаю, что проведение съезда имеет место быть, но под руководством ТНКА»

* * *

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямов: «Һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!»

 * * *

Расыйх ЛАТЫЙПОВ: «Корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк!»

* * *

Заслуженный работник транспорта Российской Федерации, руководитель ЗАО «АГРОАВТО» Наиль Гарифович ТАХАУТДИНОВ: «Необходимо сообща наметить пути выполнения проблем татарского сообщества!»

 * * *

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

* * *

РЕЗОЛЮЦИЯ I собрания социально-статусных представителей татарской нации Самарской области

* * *

ПРОТОКОЛ собрания «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №2: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №1: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

Просмотров: 2869

6 комментариев

  1. кызык,кунелле сезнен фикерлэрне укып утыруы, бигрэк тэ авыл проблемасына кагылышлыларны.

  2. Мактанып, губернатор алдында «пиариться» итеп йөрүче татар «руководительләренә»:
    Реаль тормыш бөтенләй башкача… Татар авыллары эчүчелеккә баткан. Халык тамак кайгысы белән яши. Эшсезлек. Күп авылларда 2-3 катлы мәктәпләр укучысыз. Эчкече ир (татар ире дияргә тел бармый) хатынын кыстап икенче, баерак ир янына җибәрә, анда ул, «эш эшләп», үз иренә баш төзәтерлек аракы алып кайтырга тиеш… Менә бүгенгә безнең дөнья нинди!
    Кайда Гакыйль Сәгыйрев исәлегенә эшләнгән изге эшләр? Кайда татар телендә чыгучы радио һәм телетапшырулар? Татар балалары ник татарча белми һәм сөйләшми? «Яктылык» мәктәбен тәмамлаганнар да хәтта!
    Әмма дөньябызның бүгенгә шундый булуына карамастан, татарның киләчәге барыбер якты. Тик сезнең «тырышуыгыз» бәрабәренә түгел, ә чын көрәшчеләр тырышуына күрә.

  3. А мне нравится этот сайт. Достойно представляет самарских татар , вся необходимая информация . Главное — очень оперативно ,интересные публикации из газет публикуются , которые я никогда раньше не читала (стыдно мне за это). Начала читать статьи из газеты Бердемлек , хотя трудности со знанием родного языка есть и большие , но тем не менее таким образом начала изучать татарские слова ,которые раньше не знала. Мотивация появилась , интересные злободневные публикации или о том , что пишут о моих друзьях и знакомых хочется прочитать и понять . Потом здесь татары общаются между собой , пропускают любые критические комментарии , это правильно , надо изучать общественное мнение .

  4. Ну вот,опять сайт не нравится кому то! Как кость в горле ,не нравится- не читай,а лучше создай свой,самый лучший.(желательно на свои средства!) Поделись мыслями,расскажи о себе,о своих успехах,да и вообще о чем то полезном для татар ,а то так и тянет поплясать под гармошку… Надо ведь,обязательно надо чморить,и вечно кто то виноват !

  5. Наилә. Бу, Сез әйтмешли, «повторный проект» минем башка килгән уй иде. Әмма аны башлап җибәрү өстендәге эшләр, Сезнеңчә әйтсәм, «кабатланырга тиешле проект» ябылган чорга туры килгән иде бит. Сайтыбыз берсенә дә аяк чалырга һәм берсен дә кабатларга тиеш түгел иде. Һәм, миңа калса, «повторный» булмады, нәкъ үз урынын тапты яисә табып килә.

  6. ****Беребезнең башына фикер килеп, татарга файдалы яңа проект ясап булырлык икән, аны да татар оешмалары белән хәл итмичә башларга ярамый*****

    Бу сайтка кагыла между прочим. Бу повторный проект нигэ кирэк иде?