В ДК «Заря» г.о. Самара прошла торжественная церемония награждения победительниц конкурса «Женщина года Советского района — 2015». Обладательницами титула в разных номинациях стали и наши соплеменницы: директор ДК «Заря» Галия Минниахметовна СОБОЛЕВА и руководитель исламского женского клуба “Мин-Ниса” при СОТО «Туган тел» Марбия Ахметовна САФИНА.
В этот день со сцены в адрес номинантов и победителей акции звучали самые искренние признания их заслуг. О каждой из участниц было сказано немало теплых слов организаторами конкурса, депутатами районного совета депутатов, представителями районной администрации, которая оказала огромную поддержку при подготовке и проведении праздника.
Восемь номинаций, двадцать претенденток на титул «Женщина года — 2015», легкое волнение и поддержка близких. Определить лучших участниц конкурсной комиссии было совсем не просто, однако пришло время огласить решение. Председатель оргкомитета конкурса Надежда Дудченко представила собравшимся участниц городского этапа акции.
Обладательницами титула «Женщина года Советского района — 2015» в разных номинациях стали и наши соплеменницы: директор ДК «Заря» Галия Минниахметовна Соболева и руководитель исламского женского клуба “Мин-Ниса” при СОТО «Туган тел» Марбия Ахметовна Сафина. От всей души поздравляем их с титулом!
* * *
Гомер-гомергә декабрь җиттеме Ватаныбызда елга йомгаклау башлана. Бәйрәмнәр елдан-ел арта бара. Шуларның иң матуры — ул хатын-кызларыбызга багышланганнары. «2015 елның данлыклы хатын-кызлары» исемле тантана «Заря» мәдәният Сараенда узды.
Хатын-кызларыбыз эшләмәгән тармак юк.
Җитәкчеләр.
Малкуарлар.
Мәгариф алдынгылары.
Медицина тармагындагы булдыклылар.
Мәдәният йолдызлары.
Җәмәгать өлкәсендәге уңганнар.
Самар шәһәренең Совет районында бу чараны гаҗәеп оста оештырганнар иде. Үз тармагында якты йолдыз булып балкыган ханымнарны район түрәләре, күренекле шәхесләр, депутатларыбыз котладылар.
Һәр номинация арасында мәктәп балалары күңелләрне дәртләндерердәй җыр-биюләр бүләк иттеләр.
Берсеннән-берсе матур киенгән ханымнар нур сирпелеп торган сәхнәгә дулкынланып менделәр.
Безнең халыкта: «Үзеңнеке үзәктә», дигән әйтем бар.
Алып баручы Мәрбия ханым Сафинаның исем фамилиясен әйткәч, күңелләр тулып китте.
Чын мөселманча киенеп, Самар ханымнары сирәк кия торган челтәрдән генә торган нәфис бизәкле озын күлмәк Мәрбия ханымның зәңгәрсу күзләрен төнге күктәге йолдызларга охшатып җибәрде. Салмак адымнары, нәзакәтле хәрәкәт, сылулык, акыллы караш, һәр күзәнәгеннән сихәтлек бөркеп торган милләттәшебез үзенең тырыш кул хезмәтен һәм акыл көчен җәмгыятебезне төзекләндерүгә, матурайтырга, сафландыруга юнәлтә. Мәрбия ханым яшәгән йортта аның кулы белән үстергән чәчкәләр бистәдәге кешеләрнең кәефен күтәрә, гүзәллек тойгылары уята, үз акчаларына чәчкәләр сатып алып торак йортны бизи. Утый. Йомшарта. Су сибә. Бәхет өсти!
Тантана «Заря» мәдәният Сараенда узды. Заманында бу бинага дәрәҗәле кунакларны алып килергә оят иде. Культура йортының хуҗабикәсе — Миңнеәхмәт кызы Галия ханым. Аның фидакарь хезмәте аркасында «Заря» клубы кечкенә генә опера театры бинасы биеклегенә күтәрелгән. Татар бар җирдә пакълык! Урындыклары — сәнгать әсәре. Пәрдәләре затлы татар бизәкләре белән күркәмләндерелгән. Сәхнәдә заманча утлар. Мәдәният Сараенда дистәләрчә сәнгать коллективлары. Әйтергә кирәк, милли коллективлар!
Хәзерге заманда милли рухны саклап калу өчен гаҗәеп зур каһарманлык һәм олуг акыл кирәк. Сәяси зирәклек кирәк. Мәдәният Сараенда татар чисталыгы! Рәхмәт түрәләргә.
Галия ханымның хезмәтен күргәннәр һәм югары бәяләгәннәр. Миңнеәхмәт кызы Галия ханым 2015 елда «Данлыклы хатын-кыз» исеменә лаек булды.
Мәрбия һәм Галия ханымнарга кайнар котлауларым һәм иң изге теләкләрем.
Без сезнең белән горурланабыз!
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.
КОНТЕКСТ:
Без бер зур гаиләдәй яшибез
* * *
Йөзе нурлы, күңеле киң аның
Просмотров: 1973


