Беренче кар

originalҖир белән тоташкан һава,
Бүген көне буе кар ява.
Һавадан җиргә сузылган җепләр,
Ә җепләрдә — карлы энҗеләр.

Кар бөртекләре төшә
Уйный-уйный  бик тизләп.
Үзләреннән йомшак юрган ясап,
Җир өстен матур итеп каплап.

Яктырып китте бар дөнья,
Җир өсте — ап-ак дәрья,
Аклык, сафлык, пакълык иңде җиргә,
Үтеп керде хәтта күңелләргә.

                                                            Сөмбелә КАЮМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1222

Комментирование запрещено