Красноярск аэропортындагы маҗаралар (булган хәл)

hsE4McNzeNvxQLigQK1uv8YCCT7Jpz5E4DmwYqpPBi_RqoyTdv_SH7s68L18sW_VZQ-HENCnRux_E8-WvSKw1iIIЕрак Төньяк төбәкләрендә, бигрәк тә тайгалар булган өлкәләрдә, җир өсте юллары юк диярлек. Торак пунктлар арасындагы элемтә нигездә һава транспорты – төрле маркалы самолетлар һәм вертолетлар ярдәмендә алып барыла.

Төньякларда яшәүче халыкның шундый үзенчәлеге бар – алар очкычларны каршы алып, озатып торалар. Кайвакыт төбәк үзәгенә командировкага килгән танышлары белән очрашалар, һава торышы турында белешәләр, материктагы яңалыкларны сораштыралар яки туганнары җибәргән посылкаларны алалар. Чөнки җирле кибетләрдә төрлелек юк, бигрәк тә яшелчә, җиләк-җимеш ягы начар.

1974 елның декабрь ахырында мин шул якларда командировкада булдым. Бу йә 30, йә 31 декабрь иде. Җирле халык Байкит авылына оча торган самолетны озата. Ул чакта аэропорт шәһәр янәшәсендә урнашкан иде. Очып китү полосасы торбалардан эретеп ябыштырылган түбән койма белән әйләндереп алынган. Теркәлү тәмамланды һәм пассажирларны терминал янында туктаган Ил-14 самолетына утырттылар.

Кинәт авыр чемодан күтәргән бер хатын-кыз очкычка чыгу урынына йөгереп килде һәм, утыру башлануын күреп, аэропорт бинасына йөгереп керде, әмма тиз арада кире кайтты, чөнки аны теркәмәгәннәр.

Бу вакытта самолетка утырту тәмамлана башлады. Нишләргә, мин койма аша очкыч ягына сикердем, ир-атлар хатын-кызны күтәрделәр, мин аны икенче яктан кабул иттем, чемоданын да алдым.

Мин, чемоданны күтәреп, самолетка йөгердем, шундый ыгы-зыгыдан талчыккан хатын-кыз акрын гына, аяк-ларын сөйрәп минем арттан бара.

Шунда пассажирларны утыртырга озатып барган хатын-кыз, безне күреп, бортпроводникларга самолетны тоткарлау турында кычкырды. Ул тиз генә билет талонын өзде дә без очкыч баскычына күтәрелдек. Чемоданны самолетка керттем дә тиз генә чыгу юлын карадым.

Стюардесса очкычны ашыгыч ярдәм машинасы каршы алырга тиешлеген искәртте. Чөнки теге соңга кала язган мескен хатын авырлы икән, балалар тудыру йортына бара булган. Ире экспедициядә эшли.

Самолет тиешле аэродромда утыруга, хатынны каршы алганнар һәм шунда ук хастаханәгә озатканнар. Бер көннән соң ул бәбиләгән. Малаймы, кызмы икәнен белмим. Ул 1975 елның 3 гыйнварында кызыбызны тапкан хатыным белән бер палатада ятты.

1 гыйнварда Байкитка очтым, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, Енисей аэропортына төшеп, кунакханәдә төн үткәрдек һәм 2ендә генә тиешле җиргә исән-имин барып җиттек. Иң мөһиме — кызым туган көнгә өлгердем.

Роберт ГӘРӘЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 512

Комментирование запрещено