Февральнең үткән атнасында 30 елдан артык Иске Ярмәк авылында яраткан эшенә — шәфкать туташы һөнәренә тугры булган, ачык йөзле, мәрхәмәтле, шат күңелле, игелекле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итүче Ризидә Фәүкәт кызы Мәрдәнова яман авырудан соң вафат булды. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтарган!..
«Бисмиллә», — дип башлыйм
Бу бәетнең башларын.
Кадерлебез Ризидәгә дип,
Мин аны багышладым.
Изге айда, җомга көнне,
Йомылды шул күзләрем.
Соңгы сулыш алды йөрәк -
Мәңгелеккә юл салдым.
Хастаханәләрдә яткан чакта:
«Терелермен», диеп көттем.
Якты дөньяда, туганнар,
Бик әз булды гомерем.
Йөреп тә туя алмадым
Ярмәгем урамнарын.
Яратып эшләгән эшне дә
Ташларга туры килде.
Кечкенәдән зирәк булдым,
Уен‑көлке яраттым.
Көләч йөз, тәмле сүз белән
Һәр күңелгә юл таптым.
Урмандагы шомыртларга
«Балан» — диеп кем әйтер?
Инде сезгә, балаларым,
«Балам» — диеп кем әйтер?
Бу якты дөньяда
Кыска булды гомерем.
Китәм инде әтиегез янына —
Бәхил булыгыз, балаларым.
Минем якын туганнар,
Улларны ташламагыз.
Өйләнсәләр, матур итеп
Туйларын уйнатыгыз.
Оныкларым туса,
Исемнәрен кушыгыз.
Гөрләшеп, бергәләшеп,
Бәби чәе эчегез.
Әнием минем, Гөлнарам,
Еларга тырышмагыз.
Үзегезне саклагыз —
Берни дә эшләп булмый,
Чирне җиңә алмадым.
Тәнзилә әни, сиңа рәхмәт —
Бергә тату яшәдек.
Каен-сеңелләрем минем,
Сау‑сәламәт булыгыз.
Бергә эшләгән кызларыма
Теләкләрем билгеле:
Сүзләремне искә алып,
Тормышларның ямен белеп,
Насыйп итсен яшәргә.
Гомерләр бит бер генә…
Эшләремдә йөргәндә
Ак халаттан, фәрештә сыман идем.
Хәзер инде мәңгелектә -
Күкләрдәге фәрештә.
Резедә исемле чәчәк
Җәй җиткән саен атар.
Мин киттем, чәчкәләр калыр,
Хуш исләрен таратып.
Балаларым, туганнарым,
Авылдашлар, дусларым!
Васыять итеп әйтәм сезгә:
Хастаханәләргә күренеп йөрегез.
Тыныч йокла, Ризидәбез.
Хәзер теләк шул сиңа:
Без кылган изге догалар
Барып ирешсен сиңа.
Сәрия ӘБДЕРӘХИМОВА.
Чулпан авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1548


