«Чәк чәгегезне үзегез ашагыз!» — Айдар Садыйковның «Давай поженимся»дагы кыланмышларын аңламадылар / Старания казанского жениха не впечатлили невесту и ведущих «Давай поженимся» (ВИДЕО)

news_16796Кичә «Давай поженимся» тапшыруында өч претендент-кияүнең берсе булып Айдар Садыйков катнашты. Айдар әфәнде — танылган шоумен һәм тамада.

Тапшыру барышында Садыйков төрледән-төрле мөгезләр чыгарырга тырышты. Игътибар юрганын үзенә тартты. Әмма бу трюк булачак кәләшкә дә, «президиумда» утыручы усал хатыннарга да ошамады булса кирәк. Айдар Садыйковның вакытлы-вакытсыз үз бүлмәсеннән чыгуы Роза Сябитованы, гомумән, чыгырыннан чыгарды. «Алтыннан эшләнгән бүләк алып килергә иде! Чәк чәгеңне үзең аша!» — дип кычкырды ул милләттәшенә.

Үзәк каналда күренү бәхетенә ирешкән Айдар Садыйков, аңлашыла ки, тапшыруга хатын эзләп килмәгән. Шоумен һәм тамада буларак үз-үзен пиарлау өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмый. Ул яктан караганда, «Давай поженимся»да катнашуы белән ул үз максатына иреште.

Тапшыруны карамаган булсагыз, карагыз:

Матбугат.ру

* * *

Известный шоумен из Казани Айдар Садыков стал участником программы «Давай поженимся!». Вчера на Первом канале показали передачу с его участием.

Как бы не старался казанский жених, он не смог впечатлить невесту и ведущих «Давай поженимся!».  В течение передачи ведущие угощались и хвалили чак-чак Айдара. Но в конце передачи Роза Сябитова раскритиковала жениха, высказала недовольство подарками.

Татпресса.ру


КОНТЕКСТ:

Яучы Роза Сабитова Казан егете Айдар Садыйковтан татарча бию көткән

Просмотров: 1698

2 комментариев

  1. Булэкнен остенэ токермилэр инде. эйтэ белэм диеп. ипи остенэ. татар булып утыра.

  2. Наши уже на уровне центральных каналов позорят татар. По мне, этот Айдар сделал себе антирекламу как ведущий, себя уважающие интеллигентные татары его брать не будут, а недалекие будут ржать как и он над всякой его плоской шуткой! Видно, с работой у него проблемы, раз позорится на всю страну.