Иптәшен көтеп утыра,
Бер ир юлга төбәлеп.
Учына ияген куеп,
Терсәгенә таянып.
Нәрсә көтеп утырасың? -
Диеп дәштем үзенә.
Башын да күтәрмәде.
Җавап бирмәде сүземә.
Иптәше килеп җитте,
Салып бирде 100 граммны.
Кесәсеннән алып бирде
Тешләп капкан кыярны.
Йөзен чытты, кабып куйды,
Кашын-күзен җыерып.
Төшереп куйгач баш төзәлде,
Хәле китте яхшырып.
Киерелеп торып басты,
Аякларын аерып.
Иптәшенең якасыннан алып
Сукты берне каерылып.
Башын төзәткән дусты
Шыпылдап җиргә ауды.
Күз төбе күгәреп чыкты,
Борыныннан кан тамды.
Буылып-буылып ютәлләде,
Кысып тотты күкрәген.
Аракы тилерткән герой
Аптырап калды. Нишләдем?
Җен булып күренде күзенә
Рәшәткәле машина.
Геройны кертеп яптылар -
100 грамм житте башына.
Сәимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1443


