Әйләнә дә килә язлар…

DSC_1241

Сулда — Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Көннәр үтә, айлар, еллар үтә… Гомер үтә. Шулкадәр тиз үтә икән гомер. Әле генә салкын кыш иде. Йөгерә-йөгерә әзерләнеп Яңа ел бәйрәмен каршы алдык. Менә тагын җир йөзен ямьләндереп язлар килә. Нәкъ җырдагыча: «Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр…» Беркөн шимбә мәктәбендәге дәресләрдән соң сөйләштек-киңәштек тә, былтыр үткәргән «Карга боткасы» бәйрәмен быел да үткәрергә булдык.

Узган елны бу бәйрәмне Зәйдуллиннар һәм Хәмәтшиннар гаиләләре оештырган булса, быел барлык авыл халкы белән куптык. Яшьрәк чагымда бер мәзәк ишетеп калган идем: “Имеш ике күрше әби ачуланышканнар икән дә, берсенең бик эче пошкан моңа. Шуннан ул үзе башлап дуслашырга уйлаган да, күршесенә кереп болай ди икән: “Күршекәем, ботка пешереп сине кунакка дәшәр идем дә, мае беткән, сөте юк», диеп әйткән ди. Бер кычкырып көлешкәннәр дә болар, сөтнең өстен генә салып тәмләп чәй эчкәннәр дә, дуслашканнар ди».

Өй борынча йөреп ит җыйдык. Аллаһыга шөкер, юлыбыз уңды — берсе дә борып чыгармадылар, итен генә түгел, йомыркасын, ярмасын, маен да бирүчеләр булды.

11 март иртәсе. Урамда талгын гына көй уйнап тора. Кибет һәм мәчет тирәсен шарлар, төрле-төрле чиккәннәр белән бизәдек, озын өстәлләр куеп сый-нигъмәтләр тездек. Милли ризыклар белән сыгылып торган өстәлләр артында авылның олысы-кечесе тезелеп утырдык. Борынга тәмле пылау, ботка, шашлык исе килеп тора. Эдуард Зәйдуллин шашлык пешерсә, Пулатхановлар гаиләсе пылау пешерде, Гөлсинур апабыз Гафурова «Карга боткасы» пешерсә, Алисә һәм Рамил Хаматшиннар ит кыздырганнар иде. Кемдер салатлар ясап килсә, кемдер тозлы кыяр-помидор, кәбестәсен алып килгән. Өстәлләребез туй өстәленнән бер дә ким түгел иде. Авыл халкына Аллаһынын рәхмәте яусын.

Табын артында догалар да укылды, ил-көнебез тыныч булсын, язларыбыз җылы, җәйләребез кояшлы, мул яңгырлы булып игеннәребез уңсын, табыннарыбыз мул булсын, дигән теләкләр теләнде.

Уен-көлке, җыр-биюсез бәйрәм була димени?! Авыл үзешчәннәре матур бәйрәм концерты да әзерләгән идек.

Бәйрәмгә җирлеидарә башлыгы Расих Әхмәтзыя улы Габидуллин да килгән идее. Әлбәттә, ул да җыелган халыкка иң изге теләкләрен җиткерде. Расих Әхмәтзыя улына да, форсаттан файдаланып, рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Нинди генә чара уздырсак та, гел ярдәм итә ул безгә. Шулай ук авылыбызның аксакалы Ринат абыебыз Нуриевка, тракторы белән бәйрәм мәйданын чистартып куючы Салават Җәләевка да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бәйрәмебез ничек матур башланып китсә, шулай тәмамланды да.

Күтәренке күңел белән таралышты халык мәйданнан.

Болай булса авыл яшәр, иншалла.

Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.

Яңа Ярмәк авылы.

«Камышлы хәбәрләре».


КОНТЕКСТ:

Яңаярмәклеләр Карга боткасын авыз иттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 1201

Комментирование запрещено