21 февральдә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә
Табиб гомере буе үз-үзенә хуҗа кеше түгел. Ә авыллардагы табибларның эш көне гомумән чиксез. Ул вакыт белән санашып хезмәт итми. Көне буе эшләп, өенә кайткач та, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса, кырык эшен кырык якка ташлап, яңадан булышырга ашыга. Чөнки кеше гомере кыл өстендә торганда бар өмет аларда бит. Читать полностью














