Мондый көз күптән булганы юк иде инде. Өч ай буе туктаусыз яңгыр явып торды бит. Безнең Иске Мәчәләй авылының Габдулла Тукай урамы машина белән керә алмаслык хәлгә килде. Бигрәк тә авыруларга, балаларга кыен – аяк киемнәрен пычрактан ала алмыйча, баткан җирдән чыга алмыйча азапландылар. XXI гасырда шулай яшәп булмый инде дип, Россия Президенты Владимир Путинга хат яздым. Дөрес, җавабы тиз килде. Тик файдасыз гына. Русчалап әйткәндә – отписка. Мин аңа икенче хат та яздым. Анысына да җавап шул ук иде. Читать полностью
Премияләр яңгыры “Бердәмлек”кә дә эләкте

Губернатор администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәзиф ЕНАЛЕЕВ һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Өлкә журналистлары арасында унбишенче тапкыр уздырылучы “Алтын каләм” конкурсы һәм икенче “Губернатор призына журналистлар конкурсы” бергә уздырылды. Үткән елда губернатор конкурсында 195 кеше катнашкан булса, быел исә аларның саны 255кә җитте. Шулар арасыннан 96 иң лаеклы журналист лауреат исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом алучыларга — 100 мең сум, икенче урынга — 60 мең, өченче урынга 40 мең сум премия тапшырылды. Шулай ук хуплау премиясе дә бар иде. Аңа лаеклыларга 25 мең сум, ә шәхси батырлык премиясенә лаек булган ике журналистка 300әр мең сум акча алуга сертификат бирелде. Читать полностью
Үрнәк гомер
20 январьда Самараның Прудовая урамында юбилей бәйрәме гөрләде. Балаларының хөрмәтендә яшәүче Хәлимә апа Мәүлетовага 90 яшь тулу уңаеннан әнкәйләрен һәм сөекле әбиләрен котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Читать полностью
Ятим балалар тәрбияләү – мактаулы гамәл
Хәзерге вакытта Камышлы районының игенчелек белән шөгыльләнүче Камышлы авылы фермерлары рәхәтләнеп ял итүдән тыш, кыш айлары сыналмышларын күзәтеп, киләсе ел игенче өчен шатлыклы, мул уңышлы булырмы, дип төрле фаразларны сынап һәм әле тагын күп башка мәшәкатьләр белән янып яшиләр. Шундый фермерларның берсе — Булат Минсәгыйть улы Сәлахов өенә барып кергәндә, ул үзенең ашлык саклау амбарларына ашыга иде. Нияте — сорап килүчеләргә ашлык сату. Читать полностью
Рәхмәткә иргәннәргә, Әй, Раббым, җиткер безне!
Мәүлид мәҗлесләрендә гадәт буенча (с.г.в.) Мөхәммәд пәйгамбәребезгә мактау сүзләре, салаватлар әйтелә. Без бүген укучыларыбызга шуларның берсен тәкъдим итәбез. Аны “Бердәмлек”кә Камышлы районының имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ җибәрде. Читать полностью
“Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен дөньяның йөзе”
Безнең ата-бабаларыбызның йөз ел элек Мәүлид көненә нинди карашы булган?
12 — 13 гыйнварда без Мәүлид көнен билгеләп үттек. Ә хәзер мөселман дөньясында Мәүлид ае бара. Читать полностью
Чыршы, чыршы, без сине озак көттек бу юлы…

Рәфгать Әһлиуллинның оныгы Сафия бүләк алганда.
Самарада күп еллар үткәрелми торганнан соң, татар балалары һәм яшүсмерләр өчен чыршы бәйрәме уздырылды
Мондый Чыршы бәйрәмен Самара шәһәрендә яшәүче татар балалары – кечкенәләре дә, өлкәнрәкләре дә инде күптәннән күргәннәре булмагандыр. Читать полностью
Сез кабызган утлар…
Без, Гали авылы кешеләре, Подбельскиның инвалидлар оешмасыннан чакыру алгач, бик шатланып юлга чыктык. Ул безгә туган йорт кебек бит инде хәзер. Районыбызның олы яшьтәге кешеләре һәм инвалидлары елына икешәр тапкыр шушы үзәктә берәр ай буе ял итеп, дәва алабыз. Читать полностью
Үткән ел нәрсәләр белән истә калды
Радик ГАЗИЗОВ,
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры:
- Яңа елга без “Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе”нең берсе булып керәбез. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты каршында эшләп килүче Бәйсез җәмәгать советы күптән түгел шундый карарга килгән иде. Бүген без котлаулар кабул итәбез һәм моның белән горурланабыз. Бу югарылыкка мәктәбебездәге укытучылар коллективының профессиональлеге, ата-аналарның, татар җәмәгать оешмаларының, өлкә мөселманнарының, Диния нәзарәтенең ярдәме, укучыларыбызның тырышлыгы күтәрде.Җавалылык тоеп, без барыбыз да балаларыбызны тәртипле, акыллы итеп тәрбияләү өчен көчебезне жәлләмибез. Читать полностью
Яңа ел балдагы
Маҗаралы кыйсса
Дәртле аһәңнәрен яңгыратып, Кремль курантлары җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп суга башлады. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, әфлисун суы тулы стаканнарның шатлыклы-шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде. Читать полностью
Бирелгән вәгъдәләр тормышка ашсын иде
Татар авылларының күз иярмәслек тизлектә елый-елый таркалып барулары тетрәндергеч хәлгә әйләнеп бара. Билгеле, “соңгы сулышын “алып яшәгән бүген-иртәгә ябылу куркынычы янавыннан курыккан, якты киләчәге булмаган авыл мәктәбенә дә югары белем алган яшь белгечләр эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар шул инде.
Ә менә безнең Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә хәлләр башкачарак. Соңгы вакытларда гына бирегә яшь белгечләр килде. Хәзер сүзем шуларның берсе – Алмаз Расих улы НУРЕТДИНОВ турында. Читать полностью
Таллы фермерының шатлык-куанычлары

Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.
Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме? Читать полностью
Әлифба бәйрәменең җылысы

Флера ТАРХАНОВА һәм Айдар ХӘЛИМ.
Кышның карлы матур көннәренең берсендә Камышлыда уздырылган бәйрәм изгеләрнең изгесе, татарларның көзгесе Әлифба” китабына һәм аның авторларына – якташыбыз Сәләй ага ВАГЫЙЗОВка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия ханым ВӘЛИТОВАга багышланган иде. Читать полностью