“Югары эш хакы алыр өчен лаеклы хезмәт күрсәтергә кирәк”

IMG1440jpgЯратып башкарган эшендә кеше зур уңышларга ирешергә мөмкин. Милләттәшебез Хәмзә Юныс углы Салькин шундый кешеләр исемлегенә керә.

Кечкенәдән хәрби булырга хыялланган малай үзен полиция хезмәтенә багышлый.

Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында туып-үскән Хәмзә армиядә хезмәт иткәннән соң, әти-әнисе яшәгән Кинель районына кайта. Биредә ул балачак хыялын тормышка ашыру ниятеннән милиция бүлегенә эшкә урнашырга бара. Аңа бу өлкәдә хезмәт итәр өчен башта махсус белем алырга кирәклеген әйткәч, егет Новосибирск шәһәрендәге милиция мәктәбенә укырга китә. Чөнки Хәмзә гади милиция хезмәткәре генә булырга түгел, ә зур җаваплы урында эшләргә тели. Ә Новосибирск мәктәбендә нәкъ шундый юнәлештәге белем бирәләр. Шулай ул спекуляция һәм социалистик милекне урлау белән көрәшүче бүлек (урысча ОБХСС) хезмәткәре булырга ниятли.

Кайда гына эшләмәсен, Салькин үзен таләпчән, җаваплы, тырыш хезмәткәр буларак күрсәтә. Шуңа күрә хезмәт баскычыннан ул тиз югарыга күтәрелә.

Хәмзә әфәнде кайларда гына эшләми!

Самар өлкәсенең Алексеевский районында оператив хезмәткәр,

спекуляция белән көрәшү бүлегенең өлкән хезмәткәре,

криминаль милиция начальнигы,

шул районның милиция начальнигы.

Хәмзә Салькинның тормышы һәрвакыт үсештә. Ул Самар дәүләт университетының юридик факультетын, Мәскәүдә эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый. Ә яхшы хезмәте өчен аны һәрвакыт рәхмәт хатлары, акчалата премия белән бүләклиләр. Салькинның фотосурәте Самар өлкәсе эчке эшләр бүлегенең Мактау тактасында эленеп тора. Аның бүләкләре исемлегендә СССРның эчке эшләр министры тарафыннан бирелгән Мактаунамә дә бар.

Хезмәтендә шушындый уңышларга ирешергә Хәмзә әфәндегә аның үз-үзенә һәм хезмәткәрләренә таләпчән булуы ярдәм итә.

Алексеевский районының эчке эшләр бүлеге начальнигы булып 15 ел эшли Хәмзә әфәнде. Ә хуҗа кешенең җилкәсендә тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр. Ремонт. Төзелеш. Хезмәткәрләрен машина һәм ягулык белән тәэмин итү.

IMG14551jpg

Тырышып, эшен җиренә җиткереп башкарган начальникның хезмәте югары бәяләнә. СССР вакытында Алексеевский районының эчке эшләр бүлеге өлкә буенча ун иң уңышлы милиция бүлеге исемлегендә санала.

Шулай бервакыт бирегә тикшерү белән баш идарә начальнигы Александр Реймер килә. Хәмзә әфәнденең үз эшенә мөнәсәбәтен, яхшы тәртибен, милиция бүлеге бинасының югары сыйфатын күреп алган Реймер тиздән Салькинга Олы Черниговка районының милиция бүлегендә дә шундый ук тәртип урнаштыруны йөкли.

Ә биредә, чыннан да, тәртипсезлектән башка берни булмый. Районның эчке эшләр бүлеге бинасында хәтта су да, бәдрәф тә, пар казаннары урыны (котельная) да булмый. Күз алдына ташландык бина килеп баса. Аның эченә керү дә куркыныч була!

-         Әле дә ярый ул вакыттагы район башлыгы Федор Ларьков гозерләремне үтәп, безгә ярдәм итте, рәхмәт яусын инде үзенә, — ди Хәмзә әфәнде.

Шулай итеп, Салькин милиция бинасын да өр-яңа итә, идарәдә дә тәртип урнаштыра.

Системада үзгәртеп кору чоры башлангач, Хәмзә әфәндене Самар шәһәренә күчерәләр. Биредә ул Самар районының 6 санлы полиция бүлеге начальнигы булып хезмәт итә.

Шушы вазифада берничә ел эшләгәннән соң, аңа Олы Глушица районара полиция бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул бүгенге көндә дә полковник званиесендә биредә хезмәт итә.

Салькинның полиция өлкәсендәге стажы 34 ел! Бу бит үзе бер кеше гомере. Ә полиция хезмәте — утлы хезмәт. Монда тик чын ирләр генә эшли һәм авырлыкларга түзә ала.

-         Аллаһы Тәгалә миңа сәламәтлек, көч-куәт, зиһен биргән, шөкер. Шуңа күрә яраткан эшемдә уңышларга ирешергә насыйп булды, — дип Ходайга рәхмәтләрен укый Хәмзә әфәнде.

Таләпчән ир үзенең кешелеклелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары белән дә аерылып тора. Полковник сүзләренчә, тормышта иң мөһиме – ул кешеләрне ярату. Шул вакытта барлык ишекләрне дә ачып була. Ә бу сыйфатларны Хәмзә әфәндедә әти-әнисе тәрбияләгән. Әтисе Юныс әезерләүче (заготовитель) булып эшләгән, әнисе Хаҗәр гаиләсен карап, өйдә утырган.

-         Без — биш бала. Әти-әниебез безгә карата бик таләпчән булдылар. Алар һәрвакыт укырга, эшләргә кирәклеген әйтеп тордылар. Һәм, Аллаһыга шөкер, беребез дә начар юлга басмады, лаеклы кешеләр булдык, — дип горурланып сөйли Хәмзә әфәнде.

Әле Алексеевский районында эшләгәндә үк анда булачак хатыны белән таныша ул. Наилә шулай ук полициядә хезмәт иткән. Хәмзә әфәнде аның тыйнаклыгын, чибәрлеген ошата. Бүгенге көндә Наилә ханым – хуҗабикә.

Салькин с женой

Хәмзә әфәнде хатыны Наиля белән

Ринат  хатыны Гүзәл белән

Ринат хатыны Гүзәл белән

Салькиннар Ислам кануннары, шәригать буенча яшәргә тырышалар. Бер генә дини бәйрәмне дә билгеләмичә калмыйлар, дини мәҗлесләр уздыралар. Мәчеткә йөриләр, догаларын укыйлар, туганнарының каберләрен карап торалар.

-         Минем әтием – дини кеше иде. Нәкъ ул миндә Исламга мәхәббәт тәрбияләде, — ди Хәмзә әфәнде.

Аның улы Ринат та, бертуганнарының уллары да аның эзеннән китеп, полиция хезмәтен сайлаганнар. 28 яшьлек Ринат бүген капитан званиесендә өлкә прокуратурасында эшли.

-         Улыгызны тәрбияләүгә кем күбрәк өлеш кертте, Сезме әллә хатыныгызмы? – дигән соравыма:

-         Тәрбия эшенә икебез дә зур өлеш керттек. Мин мәктәпкә җыелышларга да йөрдем. Ә укуын тәмамлаганда улым миннән үзенә нинди һөнәр сайлап алырга дип, киңәш сорады. Мин аңа үзенең теләген тормышка ашырырга киңәш иттем.

Шөкер, улыбыз акыллы, эчми-тартмый, безнең сүзгә “колак сала», — дип шатланып сөйләде әти кеше. Атага моннан да зур бәхет буламы!

-         Хәмзә әфәнде, Сезнеңчә, җәмгыятьтәге бозыклык кими барамы әллә арту ягындамы?

-         Элек бозыклык күпкә азрак иде. Моның сәбәбе, иң беренче чиратта, икътисадта, дип  саныйм. Бүгенге көндә халыкка эш табуы бик авыр. Әйтик, элек төрмәдән чыккан кешеләрне эш белән тәэмин итүче махсус оешма бар иде. Хәзер ул юк. Шуңа күрә эшсез кешеләр тагын урларга керешәләр.

Шулай Самар районы бүлегендә хезмәт иткәндә көн саен урлау хәлләре булды. Шунда элек бер дә хөкемгә тартылмаган бер егеттән аның ни сәбәпле җинаять юлына басуы турында кызыксындым. Ул миңа: “Эш юк. Әгәр эшем булса, урламас идем”, — дип җавап бирде.

-         Сезгә хезмәт урыннарын еш алмаштырырга туры килгән. Татар милләтеннән булуыгызга кырын караучылар очрамадымы?

-         Юк, бер җирдә дә кырын караш күрмәдем. Киресенчә, элек эшләгән районнарда әле бүген дә мине яхшы сүз белән искә алалар, Аллаһыга шөкер. Үзем дә кешеләрне милләте буенча аермыйм, барысына да тигез карыйм. Полиция күзлегеннән ике генә төрле халык бар — кануннарга буйсынып яшәүчеләр һәм закон бозучылар.

Тормышта бөтен нәрсә халык бәхете өчен эшләнергә тиеш. Әгәр дә кеше миңа ярдәм сорап килә икән, мин аңа хәлемнән килгәнчә булышырга тырышам.

-         Бүгенге көндә Сезнең кебек җаваплы, тәртипле, хезмәтен чын күңелдән яратып, җиренә җиткереп башкаручы полиция хезмәткәрләре еш очрыймы?

-         Элек барыбер хезмәткәрләр ничектер җаваплырак иде. Бүген исә яшьләрне өйрәтергә, тәрбияләргә туры килә. Тәртипләре начар булганнары да еш очрый. Күпләр армиядә хезмәт итмәгән. Бу да үз ролен уйный.

Әлбәттә, яхшы хезмәткәрләр юк дип әйтмим. Андыйлары да бар. Бигрәк тә хәзер полиция хезмәткәрләрен эшкә кабул иткәндә кырыс таләпләр куела. Һәм бу дөрес тә, чөнки югары эш хакы алыр өчен лаеклы хезмәт күрсәтергә кирәк.

-         Нинди шигарьне (девиз) күздә тотып яшисез?

-         Эшләргә теләмәгән сәбәп, ә эшләргә теләгән чара эзли.

-         Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?

-         Иң беренче чиратта, әдәплелекне, тыйнаклыкны. Кеше бар нәрсәгә дә мәхәббәт белән карарга тиеш — өенә дә, гаиләсенә дә, сәнгатькә дә, шигъриятка да дигәндәй. Әгәр дә шулай булмаса, бу кеше уңышсыз була.

Кешеләрне ярату – зур казаныш ул. Берсендә дә үзең турында начар фикер тудырырга ярамый. Тормышта саф күңелле булырга кирәк.

-         Ә үзегездә нинди яхшы сыйфатларны билгеләп үтә аласыз?

-         Җаваплылыкны.

Таләпчәнлекне.

Кешеләргә мәхәббәтне

аерып әйтәсе килә. Боларның барысын да миндә әти-әнием тәрбияләде.

Әтием таләпчән, җаваплы, әнием мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Әтием, таләпчән булса да, бик аралашучан, ярдәмчел кеше иде. Шуны да өстәп әйтәсем килә: әниебез әтине, гаилә башлыгы буларак, хөрмәт итәргә өйрәтте.

Әгәр дә мин алардан бу сыйфатларны күчермәсәм, тормышта уңышларга ирешә алмас идем.

-         Кимчелекләрегезне дә атап үтегез инде.

-         Мин бик тиз кызып китәм. Шулай да берәрсенә гаделсез кисәтү ясаганымны аңласам, аңардан гафу үтенәм.

-         Сез бәхетлеме?

- Әйе, мин бәхетле. Яраткан хатыным, улым, хезмәтем бар. Тормышта уңышларга ирештем, полковник званиесен алдым, кешеләрне яратып яшим, Аллаһыга шөкер.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Федор Ларьков, Олы Черниговка районының элеккеге башлыгы:

-         Хәмзә Салькин кеше буларак та, белгеч буларак та мактауга лаеклы кеше. Безнең милиция бүлеген җитәкләгәч, ул бинада да, хезмәткәрләр арасында да  тәртип урнаштырыды. Миңа аның белән эшләве бик җиңел булды, чөнки ул үз эшен белеп башкара, акыллы һәм кече күңелле.

 

Владимир Щанькин, Алексеевский раонының элеккеге башлыгы:

- Без Хәмзә белән 13 ел бергә эшләдек. Биредә ул полковник званиесенә иреште. Аның кандидатурасы турында минем белән дә  киңәшләштеләр. Мин моңа шатланып ризалаштым, чөнки Хәмзә Салькин принципиаль, яхшы оештыручы. Без бер-беребезне һәрвакыт аңлап эш иттек. Аның үтенече буенча мин милиция бүлеген машина, ягулык белән тәэмин итәргә булыштым. Салькинның инициативасы буенча хезмәткәрләренә фатир белән дә ярдәм итә идем. Ул аларны рухи яктан да, матди яктан да хуплап торды. Хәмзә – яхшы иптәш, үз эшен төгәл үтәүчән кеше.

Просмотров: 1379

Комментирование запрещено