Самарда Халыкара “Мирас” фестивале үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_6840Кичә, 7 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале дәвам итте.  Анда Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Самара, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан һәм Кытайдан килгән яшь талантлар чыгыш ясадылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.

Фестивальне алып баручы Инзилә Гыйззәтуллина тамашачыларны сәламләгәч, сүзне мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллинга, Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бирде. Өлкә милли мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин мөхтәрәм жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары да тапшырдылар. Мөхтәрәм кунаклар — Самар өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Пошехонова Мария Сергеевна, Дмитрий Александрович Долганов та күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Азат улы Нургалиев та оештыручыларга, бәйгедә катнашучыларга рәхмәтләрен әйтеп, конгресс бүләкләрен тапшырды.

Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Иң яхшы 20 номер тәкъдим ителде. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар-биюләр, укылган шигырьләр тел-теш тидерерлек түгел иде.

Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар.

Фестиваленең “Музыка кораллары” номинациясендә Гран-прига Самарның Шаталов исемендәге музыка училищысының рус халык уен кораллары оркестры ия булды. “Вокал” номинациясендә бу югары бүләкне Дилүс Гомәров (Татарстанның Әлмәт шәһәреннән) алды.

Киләчәктә дә “Мирас” фестивале яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. 

IMG_6307IMG_6310 IMG_6326 IMG_6331 IMG_6337 IMG_6338 IMG_6340 IMG_6346 IMG_6348 IMG_6351 IMG_6353 IMG_6355 IMG_6359 IMG_6362 IMG_6366 IMG_6371 IMG_6374 IMG_6377 IMG_6395 IMG_6396 IMG_6403 IMG_6404 IMG_6406 IMG_6412 IMG_6414 IMG_6418 IMG_6421 IMG_6423 IMG_6435 IMG_6440 IMG_6442 IMG_6448 IMG_6450 IMG_6456 IMG_6460 IMG_6462 IMG_6472 IMG_6473 IMG_6475 IMG_6476 IMG_6478 IMG_6482 IMG_6487 IMG_6490 IMG_6492 IMG_6502 IMG_6503 IMG_6513 IMG_6518 IMG_6527 IMG_6533 IMG_6539 IMG_6545 IMG_6549 IMG_6550 IMG_6564 IMG_6573 IMG_6577 IMG_6579 IMG_6580 IMG_6583 IMG_6588 IMG_6596 IMG_6599 IMG_6603 IMG_6615 IMG_6616 IMG_6625 IMG_6635 IMG_6640 IMG_6641 IMG_6645 IMG_6649 IMG_6652 IMG_6657 IMG_6665 IMG_6670 IMG_6674 IMG_6689 IMG_6692 IMG_6707 IMG_6722 IMG_6732 IMG_6734 IMG_6735 IMG_6737 IMG_6738 IMG_6740 IMG_6742 IMG_6743 IMG_6747 IMG_6748 IMG_6753 IMG_6755 IMG_6757 IMG_6759 IMG_6762 IMG_6766 IMG_6767 IMG_6769 IMG_6773 IMG_6775 IMG_6777 IMG_6778 IMG_6779 IMG_6785 IMG_6786 IMG_6787 IMG_6789 IMG_6790 IMG_6794 IMG_6796 IMG_6797 IMG_6798 IMG_6800 IMG_6801 IMG_6802 IMG_6803 IMG_6805 IMG_6806 IMG_6810 IMG_6811 IMG_6814 IMG_6815 IMG_6816 IMG_6817 IMG_6818 IMG_6821 IMG_6822 IMG_6824 IMG_6828 IMG_6829 IMG_6831 IMG_6832 IMG_6835 IMG_6838 IMG_6840 IMG_6842 IMG_6843 IMG_6844 IMG_6846 IMG_6847 IMG_6855

1LLRhVRpsgYgC7h5CjP900

Фестиваль турында тулырак материал “Бердәмлек” газетасының киләсе санында басылып чыгачак.

Алия АРСЛАНОВА фотосурәтләре.

Самар шәһәре.







КОНТЕКСТ:
Самарда Халыкара “Мирас” фестивале гөрли! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
ПРОГРАММА I Международного детско-юношеского и взрослого фестиваля-конкурса татарской культуры «Мирас» (СПИСОК ОЧЕРЕДНОСТИ ВЫСТУПЛЕНИЙ)
* * *
“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара
* * *
Фархад Сабирзанович Махмутов и Искандар Зиннурович Саитов стали гостями прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)
* * *
Сәетовлар «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар (ВИДЕО)
* * *
ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә кунакта Самара өлкәсеннән милләттәшләребез Искәндәр Сәетов һәм аның кызы Әлмирә
* * *
Министр культуры РТ Ирада Аюпова: «Желаю всем участникам фестиваля «Мирас» вдохновения и новых творческих открытий»
* * *
«Мирас» фестивалендә самарлыларны да күрәсе килә…
* * *
Приглашаем принять участие в I Международном детско-юношеском и взрослом фестивале-конкурсе татарской культуры «Мирас» (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ)

Просмотров: 2077

Комментирование запрещено