1941 елның 22 июне – газиз Ватаныбыз тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 85 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, шушы афәт китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын да яңара. Әйе, коточкыч вакыйгалардан соң инде байтак еллар узса да, алар бер дә онытылмый шул, каһәр суккан сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең йөрәкләрендә ачы хәсрәт һаман да яшәп килә. Читать полностью
Безнең заман герое юлы
«Кораллы Көчләргә ярдәм өчен»: Саҗит Зариповның батырлык тарихы
Саҗит Зариповның бала һәм яшүсмер чаклары Камышлы районының Яңа Усман авылында уза. Монда туганнары һәм дуслары арасында аңарда җаваплылык, ныклык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләнә. Читать полностью
Гүзәллек һәм талант җиңүгә илтә
Самарада «Татар кызы» бәйгесенең региональ этабының финалы узды
Толымнарыңда чулпылар челтер-челтер киләләр,
Калфак кисәләр, бигрәк тә йөрәкләрне теләләр!
Нәкъ менә шушы шигъри юлларда тасвирлангандай чибәр сигез татар кызы үткән якшәмбедә җиңүче исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. Әмма губерна башкаласының иң йөрәгендә, гүзәл Идел елгасы буенда үткән әлеге күркәм чараны бәйге дип атарга бер дә тел әйләнми. Чөнки бу чын матурлык, тыйнаклык, талант һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме булды, һәм анда катнашкан һәрбер гүзәл зат җиңүче исеменә лаек иде. Читать полностью
Сабантуйлар килде әйләнеп…
Быел өлкәдә әлеге борынгы традицияне Гали авылы халкы башлап җибәрде
Эх, вакытның тиз узуы! Әле күптән түгел генә Яңа елны каршы алган идек, Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Озакламый яз да килеп җитте, кырларда чәчү эшләре башланды. Ә алар тәмамлангач, татар халкы Сабан туен бәйрәм итә. Читать полностью
«Туган тел» директорының вәкаләтләре озайтылды
4 июньдә Самара өлкәсе татар җәмгыятенең гомуми җыелышы узды
Быел әлеге иң борынгы милли иҗтимагый оешмага 37 яшь тулды. Шушы еллар эчендә аның эшчәнлегендә татар мәдәниятен, мәгарифен, телен һәм, әлбәттә, традицияләрен саклап калуга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән йөзләгән актив милләттәшләребез катнашты. Читать полностью
Гүзәл Рамазанова: «Безнең сафта яшьләрне күбрәк күрәсем килә»
4 июньдә өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең гомуми җыелышы узачак, анда әлеге оешманың башкарма директоры Гүзәл Рамазанова Гюзяль Рамазанова башкарылган эшләр турында хисап тотачак һәм киләсе биш елга директор сайланачак. Читать полностью
Ак халатлы “фәрештәләр”гә әҗер-саваплар насыйп булсын!
Җирне ниләр бизи? Бәлки, ямь-яшел яфракка төренгән яисә бәс сарган агачлардыр әллә аллы-гөлле чәчәкләрме икән? Әллә тирә-юньгә хуш исләр бөркеп торган искиткеч матур шомыртлармы икән? Әлбәттә инде, җирне табигать гүзәлләндерә! Әмма тормышны, һичшиксез, күркәм холыклы, лаеклы кешеләр дә бизи. Читать полностью
Татар балалары өчен — «Тәмле дәрес»
16 майда Самараның Крутые Ключи микрорайонында урнашкан 7 нче мәктәптә татар телен өйрәнүче балалар өчен үзенчәлекле чара — «Тәмле дәрес» үткәрелде. Ул укытучы Эльмира Вәлиева инициативасы белән оештырылды. Читать полностью
Яшәсен «Халкым минем»!
Халкым минем! Бу гади сүзләр генә түгел, ә күңелнең иң тирән кылларын тибрәндерүче, җанга үтеп кереп, гореф-гадәтләребезнең, милли рухыбызның көчен тоемлатучы гыйбарә. Аеруча иҗат кешесе, сәнгать остасы әлеге сүзләрнең асылын, монда тупланган хисләрне тирән күрә, тоя һәм аңлый. Похвистнево районының Гали авылында ел саен үткәрелеп килүче «Халкым минем» фестивале – менә шушы хис-тойгыларның чынбарлыкка әверелгән чагы. Ул — сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм милли рухны берләштерүче күркәм күренеш. Читать полностью
Эх, Әфган җилләре һәм дала гөлләре…
Май аенда без гадәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алабыз. Әмма арабызда аннан соң узган сугышлар дәһшәтен күргән кешеләр дә байтак. Без аларның каһарманлыгы турында да онытырга тиеш түгел.
1979 – 1989 елларда Әф¬ан сугышы уза. Ул Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла. Шушы 10 елга якын вакыт эчендә таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. Читать полностью
Гаилә — тынычлык утравы
Ел саен табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясе карары буенча 1993 елда билгеләнгән.
Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелеккә, намуслылыкка, хезмәткә өйрәнә, патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Читать полностью
«Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итәргә хыялландым»
Күркәм традиция буенча Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан без 1941 — 1945 еллардагы Ватан сугышында катнашучыларны гына түгел, ә тыныч вакытта ил мәнфәгатьләрен яклап, кайнар нокталарда булучыларны да искә алабыз. Әлеге мәкаләбез героена беренче Чечен кампаниясендә катнашырга туры килгән. Читать полностью
Ватан дип җан аткан батырларыбыз
Иске Балыклы авылы ветераннары
Олы кайгы-хәсрәтләр, бихисап югалтулар китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга менә инде 81 ел булды. Ләкин, ни кызганыч, яңа сугышлар башланыр өчен сәбәпләр һаман да табыла тора. Европада, фашизм идеологиясен яңабаштан торгызып, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын ялган эзгә салу, аны башлауда СССРны гаепләү кебек хурлыклы сәясәт тә күз алдыбызда көчәя бара. Шуңа күрә дә илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән каһарманнарыбыз истәлеген кадерләп саклау безнең мөһим бурычыбыз булырга тиеш. Читать полностью


