“Җәннәт аналарның аягы астында”

115-300x200

Өлкәбезгә ике профессор үстереп биргән Галия Әләветдин кызы Шәкүрованың вафаты турындагы хәбәрне Самараның татар җәмәгатьчелеге зур кайгы итеп кабул итте. Аның уллары Илдар һәм Ильяс, кызы Равилә Шәкүровларның югалтуы турында ишеткән татарлар җеназа намазына агылдылар, ә килә алмаганнары кайгы уртаклашу сүзләрен Ильяс Гомәр улы булдырган “Самар татарлары” сайтына яздылар, “Бердәмлек”, “Сәләм” татар газеталарында бастырдылар. Мәрхүмәнең өче, җидесе һәм кырыгы уздырылганда да халык бихисап булды, һәрберсе Галия апаның тормыш иптәше Гомәр абый, балалары, оныклары кайгысының бер өлешен алып китеп, хәлләрен җиңеләйтергә тырышты.

Хәтта милли оешмаларның җитәкчеләре белән очрашу өчен Халыклар дуслыгы йортына килгән губернатор Николай Иванович Меркушкин да Ильяс әфәнденең һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашты, Галия апаның тормыш юлы, хезмәте белән кызыксынды.

Әйе, лаеклы тормыш юлы үтте Галия Әләветдин кызы. Ульян өлкәсенең Карсун районы, Татар Горенкасы авылында туып-үскән Галия, апасы эзеннән барырга теләп, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. Сугыштан соңгы авыр еллар, училищеның базасы да, читтән килеп укучы яшүсмерләргә тулай торагы та булмаган чакларда студентлар Иске мәчеттә яши. Галия Әләветдин кызы бу елларны болай тасвирлаган иде: «Шушы зур мәчеттә бер генә түгәрәк мич бар иде. Айлар буе мунча кермәгән чаклар булды. Ашарга 500 грамм чи арыш ипие бирәләр, ә йокларга идәнгә тезелешеп ятабыз. Уку елы колхоз эшеннән башлана иде. 10-12 километр ераклыктагы кырларда ишелеп уңган киндер йолкабыз, зур-зур көнбагышларны кисеп, капчыкларга тутырабыз. Ачлыктан, бер-ике көнбагыш башын каккалап, фуфайка эченә тегеп куйган кесәләргә тутырып, курка-курка алып кайтабыз да, кичен шуның белән тамак ялгап, салкын идәнгә ятып йоклыйбыз…»

Камышлы педучилищесын тәмамлаган кызны Елховка районындагы Тупли мәктәбенә татар теле укытырга җибәрәләр. Бәхете дә шуннан икән. Армиядә танк командиры булып хезмәт иткән, аннан кайткач, Алмалыда математика укыта башлаган Гомәрне нәкъ шул вакытта Туплига күчерәләр. Егетнең күзе яңа укытучыга төшә һәм алар, бераз очрашып йөргәннән соң, уртак тормыш корып җибәрәләр.

Беренче малайлары Илдар 1956 елда дөньяга килә. Бу вакытта Галия Казан педагогия институтында, ә Гомәр авыл хуҗалыгы институтында укыйлар. Яшьләргә тормышны башлап җибәргә бик авыр була. Чөнки бу Гомәрнең әтисе вафат булган, ә әнисе каты авыраган чакка туры килә. Галия каенаны да, сабыен да карый, хуҗалыкны да алып бара, укырга да, эшләргә дә өлгерә. Тик менә сессияләргә барганда баланы калдырырга гына кеше булмый. Икенче сессиясен Галия апа аеруча яхшы хәтерли: «Улымны Казанга алып барырга туры килде. Аны карарга дип апамны да иярттем. Бала дизентерия белән авырса да, имтиханнарымны бирә алдым. Менә шулай укыдык без. Ләкин институтны ташлау турында сүз дә булмады».

Ул вакытта студентларга түләнгән стипендиягә үзеңне дә, гаиләңне дә асрарга мөмкин булган. Куйбышевның авыл хуҗалыгы институтының көндезге бүлегендә укучы Гомәр Алмалыдагы өен Туплига күчереп сала, аңа янкорма өсти, сыер сатып ала. Чөнки аның хатыны балаларга тик яңа сауган сөт кенә эчерергә кирәк, дип белдерә. «Сыерыбыз бик сөтле иде. Иртән савып керәм дә, йокыдан да уянып җитмәгән балаларыма эчерәм. Әллә инде “яңа сауган сөт эчеп үскән балалар башлы була” дигән сүз чынлап та дөрес булдымы икән? Әнә бит, ике улым да профессор булдылар!»

1965 елда уллары Ильяс, 1970 елда кызлары Равилә туа. Галия апа мәктәп белән йорт арасында кайный, бөтен гомерен балаларга багышлый. Класстан тыш эшләр, җыелышлар, бәйрәмнәр, чыгарылыш кичәләре һәм яңа уку еллары арасында ярты гомер үтеп киткән, балалары да инде үсеп җиткән.

«Минем балалар бик мөстәкыйль иделәр. Ярты көнебез мәктәптә уза. Кайтып, малайлар малларны карыйлар, су ташып куялар. Ә Равилә өйләрне ялт иттереп җыештыра. Аннары йә чаңгы шуарга, йә класстан тыш эшләр белән шөгыльләнергә китеп баралар. Кичен барыбыз да өйдә җыелып, бер өстәл тирәсенә тезелешеп утырабыз. Балалар дәрес карый, ә мин өем-өем дәфтәрләр тикшерәм, иртәгәгә планнар язам. Ә вакыт калса шашка, шахмат уйныйбыз»…

Илдар, техник училище тәмамлавына карамастан, медицина институтына укырга керә. Аңа укырга да, эшләргә дә туры килә. Укуын тәмамлаганнан соң табиб, аннары бүлек мөдире булып эшләгән Илдар Гомәр улы 1986 елда Самар өлкә дерматовенерология диспансеры җитәкчесе булып китә, кандидат диссертациясен яклый, ә 2003 елда медицина фәннәре докторы исеменә лаек була.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Ильяс та югары белем турында хыяллана. Ул Куйбышев дәүләт университетында юридик фәннәр белгечлеген алса да, соңрак экономика фәнен үз итә. Ул практика белән теорияне параллель рәвештә алып барып, абыйсы кебек үк доктор диссертациясе яклый, профессор буларак студентларга экономика фәннәре буенча лекцияләр укый.

Милли җанлы Ильяс әфәнде «Яктылык» мәктәбенең попечительләр советы рәисе, өлкә «Туган тел» оешмасы президенты да бит әле. Дүрт ел эчендә аның командасы күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште, Самара татарларының исеме еракларга ишетелде. Аның казанышлары арасында Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивале дә, беренче авыллар Сабан туе да, “Самар татарлары” сайтын ачу һәм “Самар татарлары” журналын чыгару эшләре дә бар.

Ә Равилә Мәскәүнең сәүдә институтын тәмамлап, гаилә бизнесы булып саналган «Кулинария» кибете белән уңышлы гына җитәкчелек итә, әнисе белән әтисен карый иде. Хәзер инде менә Гомәр абый ялгыз калды, димәк аңа карата тагын да игътибарлырак булырга кирәк.

Галия апа белән Гомәр абыйның яшьлеге авыр һәм җитешсез булса да, картлыклары бәхетле булды. “Балаларыннан уңдылар”, — диләр алар турында. Белмим, уңганнардырмы, әллә ата-ана шундый тәрбия биргәндерме. Бу турыда Ильяс әфәнде: “Әти белән әни һәм ерак бабаларыбыз биргән геннар бездә ничектер уңышлы урнашканнар, күрәсең. Өчебездә дә укуга, белем алуга омтылыш зур. Без бик күп эшлибез, һәм моның нәтиҗәсе көттерми”, — дип әйткән иде. Бәлки, шулайдыр да. Чыннан да, милләтебез, өлкәбез иминлеге, байлыгы өчен күп эшләделәр алар. Ләкин “Җәннәт аналарыгызның аягы астында” дигән әйтемне дә онытмадылар һәм төгәл үтәп килделәр. Бөтен халык күреп тора: татар оешмалары нинди генә мәдәни чара үткәрмәсен, Казаннан театр, яисә танылган җырчы килмәсен, Ильяс әфәнде Галия апа белән Гомәр абыйны чарага алып килеп, алдагы рәткә, кайчакта сәхнәгә дә утыртып куярә. Ә үзе фойеда йөри, очраган һәр авылдашына, таныш-белешенә әти-әнисенең биредә булуын хәбәр итә, исәнләшергә алып килә. Чөнки ул белә, укучыларын, авылдашларын күреп, картлар шатланачак. Бер минутка булса да күңелләре белән яшь гомерләре узган Туплига кайтып килерләр, бакчаларын һәм урамнарын күргәндәй булырлар…

Самарага күчкәннән бирле сагына иде Галия апа Туплины, мәктәбен, укучыларын… Үзе һәм хезмәт юлы турында “мактанырга”, күп сөйләргә яратмаса да, укучыларыннан килгән хатларны, фотосурәтләрне һәм открыткаларны кадерләп саклый иде ул. Менә шуларның берсе: “Хөрмәтле Алия апа! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, озын гомер телибез, бәхет-куанычлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Сез безгә ана телебезнең байлыгын, матурлыгын, дәртле моңын җиткердегез. Сезнең тормышыгыз безнең өчен маяк булды. Безгә төпле белем бирүегез, олы тормыш юлына бастыруыгыз өчен, мең рәхмәт”.

Бу котлау хатын Алия ханымның укучылары Әнвәр әфәнде һәм аның хатыны Сәрия ханым Җәләлетдиновлар җибәргәннәр. Шундый ук җылы сүзләр язылган открыткалар Тәлгать Хуҗин, Әлфия Шәрәпова, Зөһрә Йосыпова, Гомәр Нигъмәтов, Нәгыйм Мингафин, Румия Камалетдинова, Рәшит Сафин һәм башкалардан да еш кына килеп тора иде. Укытучы апаларын шулай зурларга, авылга кайткан саен хәлен беләргә, бәйрәм саен открытка җибәреп торырга теләк булу күп нәрсә турында сөйли бит. Димәк, укытучы аларга төпле белем генә түгел, бөтен йөрәк җылысын биреп, кеше күңелен күрә белергә, олыларны – олыларга да өйрәткән.

Галия апаның авылдашы Мәрьям Абдуллова аны болай искә ала:

-         Галия апа безнең авылга укытырга килгәч, әбиемнең сеңлесендә фатирда яшәгән иде. Яшь кенә булса да, бик сабыр, акыллы, бала җанлы кеше иде ул. Мин аның янына кунарга барганда, кочаклашып йоклый идек.

Ә укырга кергәч, мәктәптәге мөнәсәбәтләр белән өйдәге мөнәсәбәтләр аерымланды. Ул вакытта без, кызлар, бер-беребезнең истәлек дәфтәренә шигырьләр, теләкләр язу белән мавыга идек. Шулай бер көнне без Галия апаның татар теле дәресен тыңламыйча, истәлекләр язышып утырдык. Апа шыпырт кына эшләгән эшебезне күреп торса да, бер сүз дә әйтмәде. Ә кичен, мин мәктәптән кайтып, биш-алты кочак салам алып кереп, мич ягып йөргәндә, ишек шакыдылар. Әлбәттә, Галия апа иде ул. Авыл җиренә хас булмаган тәмле исләр таратып килеп керде дә, салам өемен ерып үтеп, сәкегә килеп утырды. “Гайшә апа, беләсезме, безнең кызларыбызга хәзер уку кирәкми инде. Алар истәлек дәфтәрләре язарга өйрәнделәр, шул җиткән”,- ди әйтеп куйды. Әни шул сүзләрне ишетү белән ялт итеп иелде дә, сәке астындагы портфелемне тартып чыгарып, аллы-гөлле истәлек дәфтәремне алды да, дөрләп яна торган мичкә ташлады.

Шул хәлдән соң айлар түгел, еллар узды. Апа мине югары уку йортына кертергә бик теләсә дә, мин фермага доярка булып эшкә кердем, Якуб белән матур гына гаилә корып яши башладык. Мине урамда очраткан саен яраткан укытучым: ”Мондый бәхетле буласыңны белгән булсам, шулхәтле тырышып укытмаган булыр идем”, — дип көлеп, истәлек дәфтәре белән булган хәлне дә, башка кызыкларыбызны дә искә төшерә иде. Бик яхшы кеше иде апабыз, урыны оҗмахта булсын…

Галия Шәкүрова белән бергә укытучы булып эшләгән Фәһимә апа Вәлиәхмәтова да аны тик яхшы сүзләр белән искә ала: “Безнең балалар аны яратып “Алма апа”, дип дәшәләр иде. Бергә эшләгән елларыбызны гел сагынып искә алам. Җыелышларда һәм бәйрәмнәрдә, балалар белән токта һәм кырда эшләгәндә, дәрестә һәм җыелышта Галия Әләветдин кызы беркайчан тавышын күтәрми, акрын гына, бастырып сөйләшә, беркайчан, беркемгә начар сүз әйтми иде. Шуңа күрә аны мәктәп балалры да бик яратты, үзенекеләр дә бик яхшы кешеләр булып үстеләр, картлык көннәрендә әти-әниләрен бик хөрмәтләделәр”.

2015 елның шыксыз мартында, сугыш ветераннары турында материал тупларга дип, Тупли авылына барган идем. Анда яшәүче бик күп картлар белән очрашырга туры килде. Кайсысы әйткәндер, хәтерләмим инде. Тик: “Безнең авылның Калмык очында яшәгән бертуган Шәкүровлар да, Самарада уңышлы эшләп килүче башка эшмәкәрләребез дә авылга кайткан саен пакетлар күтәреп өйдән-өйгә кереп, күчтәнәч таратып йөриләр. Нинди матур күренеш, нинди итәгатьлек, нинди ихтирам! Хәзерге яшьләргә ачулана алмыйм, безнең авылдан бик яхшы егетләр чыкты!” – дигән сүзләр күңелемдә уелып калган.

Андый итагәтьле балалар тәрбияләп үстергән өчен әти-әниләренә һәм Галия апа кебек балалар күңеленә яхшылык орлыгы сала белгән укытучыларга мең рәхмәт әйтәсе килә. Урыныгыз оҗмахта булсын!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

(Материалны әзерләгәндә Минзакир Нуретдиновның “Бердәмлек” газетасында бастырылган “Алия апа шатлыгы” язмасы һәм “Самар татарлары” журналында басылган Эльмира Шәвәлиеваның “Тормыш тавы биек” мәкаләләре кулланылды).

* * *

Мин “Яктылык” мәктәбендә менә инде 22 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Беренче тапкыр Галия апа Әләветдин кызы турында чыгышлары белән Тупли авылыннан булган хезмәттәшләремнән ишеттем. Алар туган телнең матурлыгын күрергә өйрәткән укытучы апаларын һәрчак хөрмәт белән искә алалар иде.

Аннары Галия апаның кече улы Ильяс Шәкүров Самар өлкә “Туган тел” татар оешмасының президенты, “Яктылык” мәктәбенең попечительләр шурасы рәисе булгач, яңа уку елы башында ул безнең укучыларны Белем бәйрәме белән котларга килде. Шунда Ильяс Гомәрович татар теленнән уздырылган төрле ярышларда, олимпиадаларда, әдәби һәм иҗади конкурсларда уңышларга ирешкән укучылар, аларны бу җиңүгә әзерләгән остазлары, татар теленнән өлкәбезнең “Ел укытучысы” исеменә лаек булган ана теле укытучылары өчен кадерле әнисе – Галия Шәкүрова исемендәге премия булдыруы турында сөйләде. Менә шул вакыттан башлап мәктәбебезнең күп кенә алдынгы укучыларына һәм укытучыларына Ильяс әфәнде даими рәвештә акчалата премия тапшырып килә.

Ә Галия апаны мин беренче тапкыр 2013 елның 22 ноябрендә Самарның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда күрү бәхетенә ирештем. Бу тантаналы кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Самар өлкәсенең бер төркем алдынгы татар теле укытучыларына һәм ветеран укытучыларга Татарстан мәгариф министрлыгының төрле дәрәҗәдәге бүләкләрен тапшырды. Ә ветеран укытучы Галия Әләветдин кызы Шәкүрова Татарстан мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. (Миңа да бу кичәдә “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде).

Соңгы тапкыр Галия апаны мин 2015 елның көзендә, “Яктылык” мәктәбендә “Олылар көне” хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлестә күрдем. Инде өлкән яшендә булуына карамастан, ул сабыр, акыллы, олы җанлы ак әби булып исемдә калды. Тупли авылында туып-үскән меңләгән укучының УКЫТУЧЫсы, өлкәбезнең зыялы һәм хөрмәтле милләтпәрвәрләренең кадерле вә сөекле АНАсы булган Галия апа Әләветдин кызының авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмахта булсын иде…

“Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (14), 2016 ел.


КОНТЕКСТ:

Алия Әләветдин кызы Шәкүрованы искә алдылар (ВИДЕО, ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

«Белемне һәм тәрбияне күңел җылысына кушып бирде ул» (ВИДЕОЯЗМАЛАР)

* * *

Удивительный фельдшер

* * *

Педагогическая поэма

* * *

Ушла из жизни Алия Аляветдиновна Шакурова… / Алия Әләветдин кызы Шәкүрова вафат булды…

* * *

Кайгыгызны уртаклашабыз!

* * *

85 лет исполняется Алии Аляветдиновне Шакуровой / Алия Әләветдин кызы Шәкүровага 85 яшь тула (ГАИЛӘ АРХИВЫННАН ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Тормыш тавы биек

Просмотров: 1550

Комментирование запрещено