Дүрт мең тарих язасы бар

e1f0b2e7bbc2eea145e62e9fc047e4f4_500_0_024-25 март көннәрендә башкалабызда I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае уздырылачак. БТК башкарма комитетында шул уңайдан матбугат җыелышы үткәрелде.

– Чуашларга, башкортларга сокланам. Алар шактый гына авылларының тарихын язып интернетка куйды инде. Дөрес, аларга ансатрак: чуашларның –67, баш­кортларның 70ләп проценты үз республикасында яши. Татарның өчтән бере генә үзебездә тормыш итә. Авылларыбыз да күп – дүрт мең­нән артык. Әле Россиядән тыш БДБ дәүләтләрендә, ерак чит илләрдә дә байтак милләттәшебез авыл булып көн күрә. Беткән-югалган авыллар тарихын да өстә­сәң, биш меңнән артык авыл булачак. Әнә азнакайлылар җуелган салалары турында “Хәтер түрендәге авыллар” дигән китап чыгарды да инде. Анда кырыклап авыл тарихы теркәлгән. Әлеге корылтайны төп оештыручы без – Татар конгрессы. Җые­ны­бызга илебезнең 33 төбә­геннән һәм Казакъстаннан 250 делегат киләчәк. Катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк, – дип ачып җибәрде җыелышны БТК башкарма комитеты рәисе­нең беренче урынбасары Данис Шакиров.

24ендә делегатлар игътибарына авылларыбыз тарихына багышланып язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Инде тугыз йөздән артык салабыз­ның тарихы язылган икән. Күргәзмәдә шуларның иң саллылары күрсәтеләчәк. Табигый, аларның күбесе – һәвәскәр тикшеренүчеләр хезмәте җимеше. Шулай ук Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, А. Халиков исемендәге Археология институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре белән берлектә төбәкне өйрәнү үзенчәлекләренә багышлап уздырылган “түгәрәк өстәл” дә файдалы булыр дип ышандырды оештыручылар. Кичен делегатларны “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү кичәсендә көтәләр. Икенче көнне корылтай була. Корылтайның төп максаты – Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте булдыру. Җәм­гыять Юстиция министрлыгында теркәл­гән­нән соң, төбәкләрдәге тө­бәк тарихын өйрәнүчеләр аның филиалы буларак эшләячәк.

– Бу берлекне оештыру җиңел булмады. Әлеге эшне 2014 елны Башкортстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенын оештырып башлаган идек. 2015-2016 елларда башка төбәкләрдә, шул исәп­тән Казанда да җые­лышлар булды. Проект буларак, инде устав, нигезләмә бар. Хәтта аны китапчык итеп тә чыгардык. Әлеге бер­легебез тора-бара бик әһәмиятле үзәккә әйләнергә мөмкин. Чөнки төбәк тарихын өйрәнүчеләр – урыннардагы шактый йогынтылы шәхесләр, халык белән якын аралашалар, милли үзаңны оештыруга нык тәэсир итәләр. Безгә ТР Фәннәр академиясендәге институтлар белән бергә, аларны бер йодрыкка туплап, барча татар авылларының тарихын язып чыгарга кирәк. Дәүләт программасы буларак эш­ләнергә тиеш бу эш. Шуңа күрә корылтай вакытында, әлеге программаны финанслаштыруны сорап, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә ниятлибез, – дип белдерде үз чиратында әлеге эшнең башында торучы, оештыручыларның берсе, тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков.

Билгеле, бу эш белән гыйльми институтлар мо­ңарчы да шөгыльләнә башлаган иде (әйтик, Казан арты авыллары тарихын язып). Әмма хәзер эшне тагын да колачлырак оештырырга кирәк булачак. Бу җәһәттә фәнни-методик әсбапләр кирәк. Хәер, БТК башкарма комитеты белән Тарих институты авыл тарихын язучыларга ярдәмлек рәвешен­дә бер китапчык чыгарды инде. “Бу беренче чиратта һәвәскәр тарихчылар өчен кирәк. Чөнки алар кайбер хилафлыклар җибәрә. Әй­тик, Урал буе татар авыллары тарихын язганда еш кына башкорт дигән атама килеп чыга. Чынлыкта бу – җир биләүче төркемне аңлата. Типтәр, мещеряк дигән атамалар да очрый. Болар да, милләт түгел, сословие атамалары. Хәтта Пермь ягындагы кайбер авылларда иске документларда остяк дигән атамага да тап булалар. Бу хәл аларның борынгы угор төркемнәрен үз эченә алып “эретүләрен” сөйли. Мондый очракларда галимнәрдән сораштырырга кирәк”, – дип киңәш итте Дамир әфәнде.

Төбәк тарихын язучылар өчен, архивлардан тыш, әле тагын бер кызыклы чыганак бар. Диалектларны өйрәнү­че галимнәребезнең, этно­лог­ларыбызның үз вакытында бик күп татар авылларында булып, шул якка кагылышлы шактый күп мәгъ­лүмат туплаганы мәгълүм (фәндә алар кыр көндәлек­ләре дип атала). Әлеге кулъ­яз­малар­ның электрон вер­сияләрен булдырса, бу да төбәк тарихын язучыларга саллы ярдәм булыр иде. ТР Милли ки­тапханәсенең хә­зе­рге вакытта басылып чыккан татар төбәк тарихла­рының электрон версиялә­рен булдырып интернетка куярга җые­нуы да – күңелле хәбәр.

Әлеге төбәк тарихларын язуның тагын бер гамәли әһәмияте бар: мәктәпләрдә ватан тарихын өйрәткәндә болар укытучы һәм укучылар өчен яхшы бер нигез булачак, балаларыбызда тарихи аң тәрбияләүдә ярдәм итәчәк.

– Интернетка татар авыл­лары тарихын кую әле башланды гына (татар-авылы.рф). Әгәр интернетка бөтен татар авыллары тарихын куйсак, бик зур яңа татар дөньясы барлыкка китерә алабыз. Аны без википедия ысулында эшләргә тәкъдим итәбез. Ягъни кем нәрсә белә, шуны өсти бара. Хатирәләр, шәҗәрәләр җые­­ла-җыела, авыл тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат тупланырга мөм­кин. Тора-бара әлеге эшнең зур хәрәкәткә әйләнеп китүе ихтимал, – дип тә тәкъдим итте оештыручылар.

Билгеле, шәһәрләр тарихын да өйрәнергә кирәк. Тә­гаен алганда, Магнитогорск кебек шәһәрләр корганда, Себерне үзләш­тер­гәндә реп­рессияләнгән мең­нәрчә милләтәшебез катнашканын, аларның катлау­лы-фаҗигале язмышын әле­ге калаларда гомер сөрү­челәр, шул исәп­тән яшь милләттәшлә­ребез дә бе­лергә тиеш. “Кырымтатарлары авыллары тарихын да язасы иде. Әмма бу эш ничегрәк оештырылыр: әле монысын тәгаен генә күз алдына китермибез. Корылтайга чакырдык, килсәләр – аңлашырбыз”, – дип Кырымдагы кардәшләребезне җә­леп итәргә җыенган­нарын да искәртте ахырда Дамир Исхаков.

“Ватаным Татарстан” (№ 40, 22.03.2017).

Просмотров: 1118

Комментирование запрещено