Ямьле дә соң яз ае

i3Кар суларын бергә кушып,

Елгалар тулып ташый.

Кыектан тамган тамчы

Тып-тып итеп «кар ашый».

Бар җиһанны иркәли

Язгы кояш нурлары.

Ишетелә кар астында

Гөрләвекләр шаулавы.

Ак юрганын ачып ташлап,

Мәхәбәтле яз килде.

Табигатьнең кочагына

Җылы сулышын өрде.

Баш очыннан казлар уза,

Канатларын кагынып.

Күчмә кошлар ел да кайта,

Туган якны сагынып.

Сыерчыклар, тургайлар

Күгәрченнәр гөрлиләр.

Күңел хисләрен уятып,

Язны мактап җырлыйлар.

Сәимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru 

Просмотров: 1201

Комментирование запрещено