Өлкәннәр социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренә бик теләп йөриләр. «Әле ярый шушы бүлекләр эшли, рәхмәт инде хөкүмәтебезгә дә, шушы өлкәдә хезмәт итүче хезмәткәрләргә дә. Рәхәтләнеп ял итеп, аралашып, сихәтләнеп кайтабыз», — диләр алар. Социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары да, шигырьләр дә багышлап яза алар.
Җемелдәшеп энҗе бөртегедәй
Карлар ява бүген урамда,
Җыелышып ял итәргә килдек,
Куанабыз әле сез барга.
Ачык итеп безне каршы аласыз,
Килгән саен килә киләсе,
Рәхмәтнең дә иң зурысын
Килә бүген сезгә әйтәсе.
Сезнең ачык йөзегезне күргәч
Рәхәт булып китә безгә дә,
Безгә күрсәткән хөрмәтегез
Меңе белән кайтсын сезгә дә.
Сезнең янга килеп керү белән
Яшәргәндәй була күңелләр,
Хушлашмыйча гына китәбез без
Насыйп булсын тагын килүләр.
Ял итүчеләр исеменнән Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы.
“Камышлы хәбәрләре”.
Просмотров: 1443





Июнь-июльдән Самараская областьта мондый социаль реабилитацияләү бүлеклэре бетэ, картлар эйлэрендэ генэ утыра торган була, бу организациялэрдэ эшлэуче хатыннар эшсез кала. Чемпионатка акча житми потому что. Экономить итэргэ, дигэн министр…