“Яктылык” мәктәбен мактадылар

SONY DSCСамарның “Яктылык” мәктәбендә Самар губерна Думасы депутатлары, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы, шәһәр фән һәм мәгариф департаменты вәкилләре катнашында укучыларга ана телен өйрәтү мәсьәләсе буенча утырыш узды.

Җыелышта шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә укучыларга Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең  рухи-әхлаки культурасын өйрәтү һәм ана телен, әдәбиятын, мәдәниятен үзләштерүне оештыру кебек проблемнар каралды.

Кунакларны урамнан ук каршы алып, аларга мәктәп йортын, футбол кырын күрсәттеләр. Шәһәр администрациясенең мәгариф департаменты вәкиле Вера Халаева бу мәктәпнең футбол кыры шәһәребездә иң яхшы кыр булып саналуын билгеләп үтте.

Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендәге “Мирас” музее да, зур спорт залы да, бай китапханәсе дә депутатлар һәм департамент вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. Ә укучылар куйган концертны алар аеруча сокланып карадылар.

SONY DSC

Аннан үткәрелгән “түгәрәк өстәлдә” кунаклар милли проблемнар турында чыгыш ясадылар. Шулай Вера Халаева шәһәрнең мәгариф һәм спорт департаментларының уртак җыелыш уздырылуын әйтте. Аның сүзләренчә, спорт департаменты мәгариф департаментына 50 ставка бүлеп бирәчәк. Аннан аларны футбол кыры булган мәктәпләргә тапшырачаклар. Бу акчага мөдирләр махсус спорт кырын карап торучы кешене эшкә алырга мөмкиннәр.

Самар өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Оксана Чуракова  Самарда һәм өлкәдә кайбер милли проблемнарның  уңай якка хәл ителәчәген хәбәр итте.

- Соңгы унбиш елда без ана телләре укытучыларының  квалификациясен күтәрү сыйфатының түбәнәюен күзәтәбез. Бу социаль-икътисади, сәяси сәбәпләргә бәйләнгән. Әлбәттә, ана теле укытучыларының үз квалификацияләрен милли республикалардагы институтларда үстерүе иң сыйфатлы булып саналыр иде. Шул уңайдан без “Туган мәктәп” дип аталган программа проектын төзедек. Биш елга каралган бу программа 2015 елдан гамәлгә кертеләчәк.

0_d9805_11532327_LАнда ана теле укытучыларының  үз квалифицияләрен  республикалардагы институтларда үстерүе, шулай ук ул республикалардан өлкәбезгә белгечләр чакыру мәсьәләләре буенча чаралар каралган.

Бу программаның икенче юнәлеше – укучыларның милли республикаларга барып, анда яшьтәшләре белән очрашуын, төрле милли чараларда катнашуын оештыру.

Шулай ук “Туган мәктәп” программасында мәктәп китапханәләре фондларын тулыландыруга зур итгътибар биреләчәк. Укучыларны олимпиадаларга әзерләгән ана теле укытучыларын бүләкләү мәсьәләсе дә каралачак.

Самар шәһәрендә эшләп килүче милли якшәмбе мәктәпләре турында чыгыш ясаган Вера Халаева башкалар белән чагыштырганда “Яктылык” якшәмбе мәктәбенең елдан-ел үсүен, камилләшүен, укучылар һәм укытучыларның уку-укыту нәтиҗәләре күтәрелен билгеләп үтте.

Җыелышта катнашкан “Яктылык”ның беренче директоры Хәридә Дашкина ана теле буенча яшь укытучыларны әзерләү, аларның хезмәте өчен  уңай шартлар тудыру мәсьәләсен күтәрде.  Ә Радик Газизов өстәмә белем бирүче укытучыларның эш хакын күтәрү турында сүз кузгатты.

Самар губерна Думасы депутатлары, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы, шәһәр фән һәм мәгариф департаменты вәкилләре утырышта каралган мәктәпләрдәге милли проблемнарны хәл итү өстендә эшләячәкбез, дип ышандырдылар.

Саубуллашканда мәктәп мөдире Радик Газизовка мөрәҗәгать итеп:

-         Сезнең алтын укытучыларыгыз бар, мәктәбегез милли рухны, культураны саклаучы утраучыкны хәтерләтә. Ә иң мөһиме – сез шушы милли кыйммәтләрне балаларга тапшырасыз, — диделәр Самар губерна Думасы депутатлары Алексей Лескин һәм Сергей Турусов.

Миләүшә ГАЗИМОВА язмасы һәм фотосурәтләре. 

«Сәлам».

Просмотров: 1714

Комментирование запрещено